• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел!

Опубликовано: 28.01.2014

27 нче гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тула. Дәһшәтле 1941 нче елның 8 нче сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның  900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Нева буендагы шәһәрне дошманнан азат итүдә Татарстаннан 100 меңгә якын сугышчы катнаша. Шуларның 48 меңе батырларча һәлак була. Аларның җирләнгән урыннарын ачыклау хәзер дә дәвам итә.

Ленинград янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 17 татарстанлыга Советлар Союзы Герое  исеме бирелә.

Әлеге уңайдан бүген 9-11 нче сыйныфларда Батырлык дәресе үткәрелде. Дәресне тарих укытучысы Талипов Ирек Марселевич эчтәлекле  материалларга бай презентация    белән  алып барды. Укучылар шулай ук видеоязма белән дә таныштылар.



К списку новостей