муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Хуш киләсең, Яңа ел!
Опубликовано: 30.12.2013Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2014 нче Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2014 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.
Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел
Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр.
Ямь-яшел чыршылар - Яңа ел байрагы
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
8-11 нче сыйныф укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" кичәсе әнә шундый эчтәлектәге сүзләр белән башланып китте. Һәр класс укучылары заманча Яңа ел әкияте, Яңа ел җырлары һәм биюләре, матур эчтәлектәге котлаулары белән искиткеч чыгышлар ясадылар.
Бәйрәм кичәсендә актив чыгыш ясаган укучылар, фән олимипадаларының район турында призлы урыннар алучылар, гел "5" ле билгесенә генә укучылар Кыш бабайның бүләкләренә ия булдылар.
К списку новостей