• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Соңгы кыңгырау чыңлады!

Опубликовано: 24.05.2011

                                                              11 ел буе кыңгыраулар чыңы

                                                              Чакыру булды һәрбер дәрескә.

                                                              Бүген алар чакыру һәм озату

                                                              Алда торган бөек зур эшкә.  

    Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. 
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны
.

 24 нче майда  мәктәбебездә  11 тугызынчы, сигез унберенче сыйныф укучысы өчен сонгы кыңгырау чыңлады.

. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч  һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек.

Гөрләп торган кыңгыраулы мәктәп еллары күз ачып йомган арада уза да китә шул. Бәхетле, бер кайгысыз балачак кул болгап кала. Балачак белән бергә мәктәп еллары, сыйныф бүлмәләре, парталар кала, яраткан укытучылар, тәрбиячеләр, классташлар кала...

Соңгы кыңгырау бәйрәме – яшь кешенең беренче җиңү тантанасы. Алда торган биеклек –   имтиханнар биреп, гыйлем тавын яулап алган көн.

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык –сагышлардан тасма  үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

 

 

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

 

     Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен.Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез унберенчеләр!

Язмыш сезгә бары тик ак юллар гына юлласын иде, кадерле укучылар! Амин!!!



К списку новостей