муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Минебаева Зөһрә Кашаф кызына 55 яшь!
Опубликовано: 03.12.2013Хөрмәтле Зөһрә Кашафовна!
Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез – олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез.Озын гомер, саулык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман.Һәр кешенең тормышында төрле вакытлары була. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Киләчәктә тә дә күңел хәзинәгез саекмасын, өегез һәрвакыт нурга күмелеп торсын.
55 җәй,55 яз,55 көз,55 кыш
Ни ара үткән соң еллары
50-картлыкның яшьлеге
Яшьлекнең дәвамлы юллары.
Язларда һаман да җыр тулы.
Күкләрдә яшеннәр кискән юл.
55-яшьлекнең дәвамы,
Гомернең яшьлеге икән ул.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Бүген Югары Симет мәдәният йортында Зөһрә Кашаф кызының юбилеена багышланган портрет - кичә үткәрдек. Зөһрә Кашафовнаны котларга район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы рәисе Гөлнәзирә Мөдәрисовна, үзенең туган авылыннан, укыган мәктәбе - Курса почмак урта мәктәбе коллективы, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылары , балалары һәм туганнары җыелдылар. Бәйрәм кичәсе иң-иң матур теләкләргә, рәхмәт сүзләренә, матур җырларга, гөлләр һәм чәчәкләр бәйләменә төренеп бик матур үтте.
К списку новостей