муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Мәктәп Сабан туе
Опубликовано: 31.05.2013Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!
Сабан туе - ул тынычлык туе,
Даны яңгырый аның җырларда.
Шушы бәйрәмнән дә күңеллерәк
Бәйрәм юктыр кебек беркайда.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәп стадионында сабан туе гөрләде. "Фольклор" түгәрәгенә йөрүче укучылар җитәкчеләре Зөһрә Рәхматулловна белән берлектә һәр класстан бүләкләр җыеп алдылар. Аннан соң уку елын йомгаклап, алдынгы һәм иң актив укучыларны бүләкләп тантаналы линейка узды. Бәйрәм милли уеннарга да, спорт уеннарына да бай булды: укучылар чүлмәк вату, күз бәйләп баудан әйбер кисү, кашыкка йомырка кабып йөгерү, зур галош киеп йөгерү, бияләй киеп төймә җыю, озынлыкка сикерү, таяк тартышу, гер күтәрү, кул көрәше, татарча көрәш һәм башка бик күп ярышларында актив катнаштылар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Татарча көрәштә абсолют батыр булып, бик күп тапкырлар район һәм республика ярышлары призеры , 8 нче сыйныф укучысы Миннуллин Фәнзил калды. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.
К списку новостей