муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
9 май - Җиңү көне
Опубликовано: 08.05.2013Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең
Кадерен белеп яшә, юлдашым.
Безнең көннәр алда тагы да ямьле
Тик сугышлар гына булмасын!
Тормышыңда барган вак нәрсәләр,
Хыялыңны читкә бормасын.
Чынга ашар бөтен хыялларың,
Тик сугышлар гына булмасын!
Кайчак күгең болыт каплаганда,
Йөрәк дәртең суынып калмасын.
Ни теләсәң барын башкарырсың,
Тик сугышлар гына булмасын!
Безнең илебез ел саен Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 нче елда ничек шатлыклы булса, хәзер дә - 68 ел узгач та, халык бу җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Һәм бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк!
Сугышка безнең авыл җирлегеннән 240 кеше киткән, Югары Симет авылыннан 136, Түбән Симеттән – 104 кеше. Шуларның бары 94 е генә кире әйләнеп кайткан, Югары Симеттән – 52, Түбән Симеттән – 42 кеше. Күпме авылдашыбыз чит-ят җирдә ятып калды. Алар еракта, төрле илләр туфрагында мәңгелек йокыга талдылар. Хәзерге көндә әйләнеп кайтучылар да исән түгел.
Бүген Түбән Симет һәм Югары Симет авылларында Җиңү көненә багышланган тантаналар үткәрелде. Ике авылда да укучыларыбыз эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә килүче тыл ветераннары укучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, кабат сугышлар булмавын, илебездә гел тынычлык кына хөкем сөрүен теләделәр.
Картаймагыз, әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
К списку новостей