• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Өстәмә белем бирү педагогы Зөһрә Рәхмәтулловнага 50 яшь!

Опубликовано: 28.01.2013

 

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның, оныкларыгызның  таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.

         Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең өчен. Чөнки әле кышлар бар, йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. 

Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,

Котлы булсын туган көнегез.

Куанычтан –куанычка атлап,

Шатлык чәчеп, бәхет игегез!

Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы

Сау-сәламәт, таза булыгыз.

Бәхетләрдән-бәхетләргә генә

Алып барсын йөргән юлыгыз.

50 яшең килеп ишек каккач, 

Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә. 

27 нче январь көнне  авылыбызның мәдәният йортында  Зөһрә Рәхмәтулловнаның юбилеена багышланган "Рәхмәтлемен язмышыма" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрдек. Кичәгә юбилярның әнисе, балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, гомумән аны яраткан барлык кешеләр җыелган иде. Бик күп матур  теләкләр теләнде, эчтәлекле җырлар яңгырады.



К списку новостей