муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 25.04.2012Атналыкның беренче көне "Календарь битләреннән" дип исемләнгән юбилярларга багышланган кичә белән истә калды. Бу кичәне Давлиева Р.К. ярдәмендә 8 сыйныф укучылары әзерләде. Зал укучылар көче белән әзерләнгән газеталар белән бизәлгән иде. Шулай ук викторина сораулары да эленгән иде. Бу викторинага атналыкның соңгы көнендә нәтиҗә ясалачак. Атналыкта укучылар актив чыгыш ясар дигән теләктә калабыз.
Шулай ук 25 апрель көнне 11 сыйныфта Зифа Кадыйрова иҗатына багышланган класстан тыш уку буенча ачык дәрес булып узды. Укучылар аның "Язмыш сынавы", "Сагынарсың мин булмам" әсәрләренә анализ ясады. Шул әсәрләр буенча фикер алышты. Дәрескә кунак булып чакырылган китапханәче Лилия Ахметовна Зифа Кадыйрованың тормыш юлы белән таныштырды. Дәрес җанлы,мавыктыргыч үтте.
К списку новостей