• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Татар китабы тарихы

Опубликовано: 03.04.2012

 Кайсы гына авторның нинди генә китабы булса да ,ул безне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
 Китаплар – безгә кадәрле буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хазинә.
 Татар халкы- күп  гасырлар элек үк язуга, китап  культурасына ия, мәдәни тарихы бай булган  милләт. Бабайларыбызның  Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым халыклары  кебек  дәүләтләр  чорында ук дини, гыйльми, әдәби эчтәлекле күп санлы кульязма китаплардан торган бай китапханәләре булган.
  Мәгъүм  булганча, беренче басма китап ХI йөздә Кытайда басылып чыга. 1445 елдан башлап, бөтен Европага тарала.
  Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 елда Лейпциг шәһәрендә чыга. Басма 4 өлештән тора. Беренче бүлеге татар телендә кулланыла торган гарәп язуын аңлатуга багышланган. Икенче бүлек – граматика. Өченче бүлек – синтаксис. Дүртенче бүлек – татарча- латинча сүзлек.
 Икенче бер кызыклы китап 1618 елны Львов шәһәрендә әрмән хәрефләре белән басылган. Әммә аларны әле татар китабы дип санамыйлар.
 Татарларга басма китап XlV гасырдан бирле таныш. Алар арасында Италиядә, Шәрык илләрендә чыккан китаплар киң таралган булган. Ләкин алар гарәпчә, фарсыча язылган була.
 Россиядә беренче басма китап 1564 елда Иван Федоров типографиясендә басыла. Ул “Апостол” була.
 1722 елда Петр1 Иранга яу белән чыга. Аның гаскәрендә татарлар бик күп була. Патша “ Манифест”ын тәрҗемә итү һәм бастыру эше чыгышы белән Кырым татары булган Дмитрий Кантимерга тапшырыла. Шунысы кызык: 1722  елның 15 июлендә чыккан бу китап Әстерханда каекка урнаштырылган поход типографиясендә бастырыла. Без аны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез.
 



К списку новостей