муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Миләш агачы белән танышу. 13.09.2022
Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган кебек, ымсындырып, ерактан үзенә дәшеп тора.
-
Математика эшчәнлеге 13.09.2022
Балалар белән ишетү диктанты үткәрелде.
-
Филиал яңалыклары. Көз күчтәнәчләре 12.09.2022
Тема: Яшелчә бакчасында.
Балаларда үзара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү, логик фикерләү, уйлау сәләтен үстерү; яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итү, аларның исемнәрен, формаларын дөрес әйтергә өйрәтү, сыйфатлары буенча яшелчәләрне табу эшчәнлеге алып барылды.
-
Филиал яңалыклары. Диләбезгә 4 яшь тулды. 11.09.2022Котлы булсын туган көнең,Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,Кайгы чаткылары күрмәсен.
-
Филиал яңалыклары. Мусаны туган көне белән котлыйбыз. 10.09.2022Син яшәгән гүзәл җирдәГел аяз булсын күгең.Бәхетле балачак, озын гомерТелибез сиңа бүген!
-
Филиал яңалыклары. Бакчабызга нәни кыз Раяна килде 08.09.2022
-
Филиал яңалыклары. Кисеп ябыштыру эшчәнлеге 08.09.2022
Урмандагы агачлар көзнең килүен хәбәр итеп саргаялар: ак каеннар, юкәләр алтын кием кия, миләш һәм шомырт агачлары кып-кызылга манчыла, усаклар кызгылт-сарыга буяла. Бары тик чыршы белән нарат кына яшел көе кала. Агачларның яфраклары коела башлый.
Көзге җил “усал”,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да,
Куркытмый безне
Һичбер суык, җил. -
Агачларны күзәтү. 07.09.2022
Балаларның яфраклы һәм ылыслы агачлар турындагы күзаллаулары ныгытылды.
-
Көз күчтәнәчләре! 06.09.2022
Сәламәтлегебезнең нинди булуы нәрсә белән туклануыбызга бәйле. Шуңа күрә ризык тәмле генә түгел, ә файдалы да булырга тиеш. Файдалы булган ризыкларга иң беренче яшелчәләр, җиләк - җимешләр керә. Балалар белән бакчада үсә торган яшелчәләр турында сөйләштек, яшелчәләр төшерелгән картинкалар, яшелчә муляжларын карадык. «Иң тәмле салат» , «Кәбестә» уеннарын уйнадык .
-
Филиал яңалыклары. Матур көз! 05.09.2022
Тема: «Исәнме,алтын көз»
Максат эш булып балаларга көз турында гомүми мәгълүмәт бирү торды.
Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле…