муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Рәсем эшчәнлеге. Кышлаучы кошлар. 21.12.2019

-
Филиал яңалыклары. Ясап куйдык Кар бабай 20.12.2019

-
Филиал яңалыклары. "Шатланып яшә, Әнием!" 05.12.2019

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер ул. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
-
Филиал яңалыклары. Дидактик уен 03.12.2019

Йорт хайваннарының әниләрен табу.
-
Рэсем эшчәнлеге. Урманда. 03.12.2019

Кышкы урманга килдек
Матур урыннар курдек.
Ак зифа каен уңда.
Ямь - яшел чыршы сулда.
-
Беренче кар! 02.12.2019

Кар яуган! Яуган
Мамык кебек кар,
Ап-ак булганнар
Урманнар, кырлар.
Мамыктай ак кар ява да,
Агарта бөтен җирне.
Мондый көнне саф һавага
Чыгасы килмәс кемнең!
-
Филиал яңалыклары. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу эшчәнлеге 02.12.2019

Йорт хайваннары һәм кошлары турында өйрәндек.
-
1 декабрь-Кышның беренче көне. 01.12.2019

Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
-
Филиал яңалыклары. Танып белү - математика эшчәнлеге. 29.11.2019

-
Филиал яңалыклары. Физкультура эшчәнлеге. 29.11.2019










