муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Филиал яңалыклары. Балыкчылар көне белән! 12.07.2020

Иртән кояш чыкканда да,
Кичен кояш батканда да.
Бөтен кеше рәхәтләнеп,
Яллар итеп ятканда да.
Су буенда балыкчы,
Кармак сала балыкчы!
Чабак тотса, чуртан диеп,
Көчкә тартып чыгардым дип,
Су патшасын үзен диеп,
Җиргә егып салдым диеп.
Эй мактана балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Әгәр балык эләкмәсә,
Бүген эшләр бозылды дип,
Судан тартып чыгарганда
Иң зурысы ычкынды дип
Эй уфтана балыкчы,
Су буенда балыкчы! -
Филиал яңалыклары. Гаилә көне белән! 08.07.2020

Сезнең бәхет капкасын
Кайгы хәсрәт какмасын.
Бәла каза дигән нәрсә,
Сезнең өйне тапмасын.
Кулыгыз-кулга тотынсын,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Нигезегез бер булсын
Тигезлектә тиңлектә
Гомер итеп иректә,
Аерылмыйча, каерылмыйча,
Картаегыз берлектә.
-
Филиал яңалыклары. Бакчабызның ямьле чәчкәләре. 26.06.2020

-
Филиал яңалыклары. Ямьле бакчабыз 15.06.2020

-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2020

-
Филиал яңалыклары.1 июнь "Балаларны яклау көне"! 01.06.2020

Балалар көне белән
Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү,
Нинди бәхет сөеп, сөелү,
Хисләр өермәсе, буранында
Үз якының өчен көенү.Куанычым, юанычым, диеп
Нинди бәхет сөю балаңны,
Нинди бәхет картлык көннәрендә
Тәрбияләү гәзиз анаңны.Нинди бәхет-бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым – балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең.Найля Аюпова
-
Филиал яңалыклары. Сау бул бакча! 30.05.2020

Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчагага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалары
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә!
Еллар үтә торыр бер-бер артлы,
Ерагая барыр аралар.
Кая китеп, кемнәр булсагыз да,
Бәхетле булыгыз, балалар!
-
Чыгарылыш 2020/ Выпуск2020 30.05.2020

-
Филиал яңалыклары. Сабантуй! 27.05.2020

Сабантуй (Э.Шәрифуллина)
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп
Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык
сыймас туй!
-
Филиал яңалыклары. Физкультура эшчәнлеге 26.05.2020










