МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
"Саулык- зур байлык" 07.11.2015

Бу атна сәламәтлек атналыгы булды. Балалар белән спорт турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр,өйрәндек.Йомгаклау чарасы итеп "Эстафета" үткәрелде.Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
Спорт – это здоровье,
Спорт – это успех,
Спорт – это прикольно,
Спорт – это для всех!Можно плавать, закаляться,
Можно прыгать, отжиматься.
Заниматься спортом можно
Всем, и где угодно. -
"Яхшы сүз- җан азыгы" 31.10.2015

Бу атна "Яхшы сүз- җан азыгы","Әдәплелек кагыйдәләрен" өйрәнү атналыгы булды.Шул уңайдан бакчабызда балалар белән җырлар,шигырьләр, мәкальләр,тылсымлы сүзләр өйрәнелде.Әкиятләр укылып уңай һәм тискәре образлар билгеләнде.Йомгаклау чарасы итеп "Әдәпле бала" дигән темага түгәрәк артында сөйләшү үткәрелде."Ромашка һәм Күбәләк" дигән тамаша күрсәтелде.Балалар дуслык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була-
Дусларың гына булсын!
-
"Минем гаиләм,йорт җиһазлары ,минем өем" 24.10.2015

Бу атна гаилә атналыгы булды.Максат :гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.Атна дәвамында балалар белән шигырьләр, җырлар,мәкальләр өйрәнелде,рәсемнәр ясалды, презентацияләр каралды..Йомгаклау чарасы итеп күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Әниләргә сыенабыз
Кайгыда, шатлыкта да.
Әниләрнең күңелләре
Сыйдыра барысын да.
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
Ярамый тап төшерергә
Шушы бөек исемгә.
Әниләрнең тынычлыгын
Кирәк түгел бозарга.
Балаларның төп бурычы –
Ана сүзен тыңлауда.
-
"Я люблю свою семью" 24.10.2015

Папа и мама - два солнца горячих,
Они дарят уют и тепло.
Папа и мама,вы-судьбы ребячьи,
Если вы дома-в доме светло
-
КВН, "Икмәк табын күрке" 17.10.2015

Бу атна " Икмәк яшәү терәге" атналыгы булды.Максат: Балаларда игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт,ихтирам тәрбияләү. Икмәк кадерен белергә өйрәтү,ипигә карата сак караш тәрбияләү,сакларга өндәү.Атна дәвамында балалар белән мәкальләр, шигырьләр,җырлар өйрәнелде.Йомгаклау чарасы итеп КВН үткәрелде.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир – ананың кадер хөрмәте.
Яшәү тамчысы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Әти – әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә – тормыш мәгънәсе.
-
"Икмәк үстерүчеләр" 17.10.2015

Игенче: Әйе, мин ул - игенче,
Мин аны үстерүче.
Тик түгел үзем генә,
Ипекәйне үстерүдә ярдәм иттеләр миңа.
Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирдеҖир-Ана. Мин - Җир-Ана
Бөртекне үз куенымда үстердем.
Җылыттым, туендырдым.
Кояш та аңа көч бирде, нурларга коендырды.
Кояш. Әйе, мин-Кояш,
Җәй буе игеннәргә су сиптем.
Алтынсу төс йөгерттем.
Ярдәм итте яңгыр да, шифасын бирде кырга.
Яңгыр. Мин-яңгыр,
Үз вакытында кичекми килеп җиттем.
Дөрес, нык ярдәм иттем.
Җил дә миңа булышты -
Җиңүчеләр 17.10.2015

-
"Бәхет иле- балачак" 15.10.2015

Саба районының оешуына 85 ел тулу уңаеннан "Бәхет иле- балачак" дигән конкурс игълан ителде.Бүген Тимершык мәдәният йортында конкурсның зональ туры булды.Безнең бакчабыздан Файзрахманов Рамил "Сания апа суга бара" җыры һәм "Җырлы безнең туган як" шигыре белән чыгыш ясады
-
"Бәхет иле- балачак" 15.10.2015

"Бәхет иле- балачак" конкурсының зональ турында безнең бакчадан Багманова Фирүзә татар халык биюе белән катнашты.
-
"Көз күчтәнәчләре" 10.10.2015

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Яшелчәләр,җиләк- җимешләр өлгергәч,
Табыннар бик мул икән!








