МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Теннис уйныйбыз. 30.01.2016

Саулыгың бит үз кулыңда,
Чыгарма тик исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Шул максатны алга куеп
Без үсәбез гөр килеп,
Һәр нәрсәдән ямь табабыз,
Яшибез җаен белеп.
Гәүдәгә дә, кулбашка да
Гимнастика – ул теннис.
Чиратлашып шар сугабыз
Бик теләп һәм бик җитез.
-
"Кем булырга?" 23.01.2016

Бу атнада без төрле профессия кешеләренең хезмәтләре белән таныштык.Мәкальләр,шигырьләр, җырлар өйрәндек.
Төрле һөнәр ияләре белән очрашуга бардык.
Иртән торгач, гөлләремә,
Сулар сибәм Һәр көнне
Аның матур чәчәкләре
Сокландыра һәркемне.
Оста кулларга һәрвакыт,
Теләсәң, эш табыла
Эш эшләгәч, тәмле була
Аш та, чәйдә табында.
-
Врач эше белән танышабыз. 23.01.2016

“Доктор” (Р. Миңнуллин)
Малайлар, юкка сез
Доктордан куркасыз.
Бик әйбәт ул, димен:
Әни бит ул минем.
-
"КВН" "Юлда йөрергә өйрәнәбез" 14.01.2016

1 нче команда кызлар — күбәләкләр.
Әй без шат күбәләкләр,
Матурлар, чибәрләр,
Килдек чебиләр белән,
КВН уйнарга
2 нче команда малалайлар — чебиләр.
Без сары чебиләр,
Йомшаклар түгәрәкләр,
Килдек бүген сезнең белән,
Көч сынашырга.
-
"Юлда йөри беләсеңме?" 14.01.2016

Бу атна юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналыгы булды.Атна дәвамында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре өйрәнелде.Мәкальләр,шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәндек.
Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Әйтеп тора өч сүзне.
– Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.
– Сабыр! – ди, – сары күз.
– Ярый, – ди – яшел күз.
-
Кыш бабай 29.12.2015

Исәнмесез, кадерле балалар һәм кунаклар!
Сагынып килдек без сезне,
Үтеп океан, диңгезне.
Нинди матур үскәнсез,
Алма кебек пешкәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Сезгә кунаклар килгән бит,
Уйныйк, җырлыйк бергәләп.
-
Кәҗә елы үтеп бара 29.12.2015

Үтте безнең елыбыз,
Түрдә иде урыныбыз,
Яшәдек сый- хөрмәттә
Китәсе килми әлбәттә.
-
Яңа ел белән дуслар! 26.12.2015

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра. -
Чыршы бәйрәме. 26.12.2015

Бездә бүген Яңа Ел
Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Әниләр белән бергәләп бәйрәм итәбез. 26.12.2015









