МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Әнием кадерлем" 25.11.2016

Бүген балалар бакчасында әниләр көненә багышланган "Әнием кадерлем" дигән кичә үткәрелде.Кичәнең максаты:балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән балалар бакчасы арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз.
-
КВН 19.11.2016

Бу атнада без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек.Йомгаклау чарасы итеп КВН уйнадык.
Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәр балага
Кайда йөрсә дә кирәк.
(Юлны машина узып киткәч, йөгермичә генә чыгарга кирәк).Юлда йөрсәң, бул син өлгер,
Светофорның төсен бел.
“Кузгалма! - ди кызыл төсе,
Сабыр, - дия сары күз”.
Урам аша чыгарга кирәк
Тиеш урында гына.
-
Без ачык дэрестэ. 15.11.2016

15 ноябрь көнне район күләмендә ачык ишекләр көне үткәрелде.Без дә Түбән Шытсу мәктәбендә үткәрелгән ачык чараларда катнашып фикер алыштык.
-
Нәрсә ул- әдәплелек? 06.11.2016

Бу атнада балалар әдәплелек кагыйдәләре белән таныштылар.Ә дәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы , инсафлы булу, дигән сүз.Шушы темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Таза булыйк , матур булыйк, күркәм булыйк.
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен , боекмасын дисәң йөрәк,
Изге сүзләр – яхшы сүзләр – шатлык кирәк.
Яхшы сүз яшәртә , көч бирә,
Кулыңа сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны.
Бизи ул, матурлый дөньяны. -
Халкыбызның күңел бизәкләре 06.11.2016

«Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”.
-
Библиотекага сэяхэт. 29.10.2016

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, елата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул, уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем – ул китап. -
"Саба минем туган жирем" 23.10.2016

Сабам минем – туган ягым,
Һәр тарафың миңа якын.
Гүзәллегеңә сокланып
Ата синдә алсу таңым.
Урман-болыннарың иркен,
Беркайда юк сиңа тиңе.
Кырларыңда күкрәп үсә
Мул уңышлы алтын иген.
Табигатең синең гүзәл,
Сокланмыйча кем соң түзәр?
Кыш җитүгә, чыршыларны
Ап-ак бәсләр белән бизәр.
Син – мәшһүр шәхесләр иле,
Тырыш, эшчән, затлы халкың.
Көннән-көн тик арта бара
Саба дигән матур даның.
Гүзәл башлангычларыңда
Булырбыз без лаек алмаш.
Яшә, Сабам, нурлар чәчеп,
Булмасын һич сиңа тиңдәш.
-
"Алтын көз" 21.10.2016

Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде.Балалар көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән .
Җимешләр өлгергәч, табын
Бигрәк тә матур икән!
-
Россия- зур дәүләт. 15.10.2016

Моя любовь, душа моя, Россия!
Мне в этом мире нет тебя милей,
Твоих небес с божественною синью,
Озёр и рек, лесов твоих, полей!
Мне дороги твоей души объятья,
Великих наших предков имена.
Я без тебя не знал бы в жизни счастья,
Моя Отчизна, Родина моя…
-
Туган ягым! 08.10.2016

Туган ягым,туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.








