МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әбием сандыгы. 21.01.2017

Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүhәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
-
Искечә яңа елны бәйрәм итәбез! 14.01.2017

Иске елның соңгы сәгатьләре!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.
Узган еллар бигрәк кадерле шул –
Һәр көненә хезмәт куелган.
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган!
-
Саф һавада уйныйбыз! 13.01.2017

Урамга чыктык шаулашып,
Саф һавада уйнарга.
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
-
Чыршы бәйрәмендә 24.12.2016

Кыш бабай, кыш бабай,
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?Белдеңме син безнең
Сагынып көткәнне.
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне. -
Без пиратлар 24.12.2016

-
Яна ел белән! 24.12.2016

Яңа ел – әтәч елы бит,
Курыкмагыз бернидән.
Ышыклап торырмын сезне
Кардан, бураннан, җилдән.
-
Яна ел килеп җитте. 24.12.2016

Кыш килгәнен хәбәр итеп
Салкын җилләр истеләр.
Кыш бабайның бураннары
Ак карларын сиптеләр.
Көннәр үтте, төннәр үтте.
Атналар үтеп китте.
Ниһаять зарыгып көткән
Яңа ел килеп җитте.
-
"Кышкы бизәкләр" 22.12.2016

Карагызчы нинди матур,
Безнең бакча тирәсе.
Ясаганнар бит аларны
Шушы бакча эшчеләре.
Әй, кыш бабай, кыш бабай,
Син бигрәк матур бабай.
Бит очларың алсулы,
Үзең бик тә акыллы.
Килгәнсең син ерактан,
Күчтәнәчең мул-зурдан.
Кигәнсең кызыл чапан,
Кулыңда йомшак куян.
-
Кыш бабай бүләге 22.12.2016

Нинди матур агачлар да,
Куаклар да тун кигән,
Хәтта кипкән чәчкәләр дә
Суыкка бирешмәгән.
Җәнлекләр дә сикерешә,
Ап-ак кар өсләреннән.
Табигатьнең матурлыгын
Кыш бабай бүләк иткән.
-
Әтәч елы белән! 22.12.2016

Әтәч елы безгә килә
Бүләкләр белән бергә.
Дөньялар тыныч булсын
Бәхет - шатлыкка тулсын.








