Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с.Сатышево, ул.Кутузова, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-624-85-03 |
| E-Mail: | Dsad.Satysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Габдрахманова Венера Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Һәйкәлгә чәчәкләр салдык 08.05.2015

Бүген балалар бакчасына йөрүче балалар һәм эшләүче хезмәткәрләр 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә барып чәчәкләр салып кайттылар.
-
саф һавада уеннар 05.05.2015

-
Г.Тукайны искә алдык 25.04.2015

Иртәгә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Без балалар белән бергәләп шагыйрьнең иҗаты белән таныштык, белгән шигырьләрен сөйләдек.
-
Китап көне. 23.04.2015

Бүгенге көн- китап һәм авторлык хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә без булган китапларыбызны барлап аларны тәртипкә китердек.
-
12 апрель- космонавтика көне. 11.04.2015

12 апрель- Россиядә космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Юрий Гагарин беренче тапкыр галәм киңлекләренә оча. Балалар әлеге көннең тарихы белән танышып үзләренең иҗат җимешләрен булдырдылар.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2015

Бүген төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм яз килүен аңлата һәм борынгы заманнан бирле билгеләп үтелә. Нәүрүз мөбәрәкбат!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2015

Хөрмәтле Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар!
Сезне 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен.
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
-
Әнием-кадерлем! 06.03.2015

Бүген бакчабызда "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада әниләр, әбиләр, нәниләр һәм бакча хезмәткәрләре катнашты. Җырга-биюгә уралып барган бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!!! 03.03.2015

Хөрмәтле әниләр!
Сезне 6 март 16:00 сәг. үтәсе "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән кичәдә көтеп калабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Юбилеең белән! 26.02.2015

Бүген хезмәттәшебез, апабыз Искәндәрова Нүрзия Мансур кызының туган көне- 55 яшь тулган көне!
Нүрзия Мансуровна!
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, бәхет, тыныч имин тормыш, аяз күк йөзе, балаларыңның, уңышларына сөенеп яшәвеңне телибез!









