• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1
Телефон: +7(843)-624-45-38
E-Mail: sababash.sad@yandex.ru,DsadKo.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ
Руководитель: Хафизова Дамира Канифовна
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: У нас учатся: 11 воспитанников / Бездә 11 бала тәрбияләнә
У нас учат: У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә

“Канатлы дусларыбыз”

Опубликовано: 05.04.2024

«Эковесна -2024» акциясе кысаларында безнең “Кояшкай” балалар бакчасында                                 “Канатлы дусларыбыз” дип исемлэнгэн атналык тема булды узды. Балалар безнең янәшәбездә нинди канатлы дуслар яшәве, кошларның ни өчен оялар төзүләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар өчен "Кошларга ничек ярдәм итәргә?», “Бу кайсы кошның тавышы?», "Кемдә нинди томшык" дигән  әңгәмәләр уздырылды. Шигырьләр, хикәяләр тыңладылар, кошлар турында җырлар җырладылар, хәрәкәтле һәм дидактик уеннар уйнадылар. Балаларны кәгазь белән эшләүнең бер алымын кулланып “Кара каргалар” ясадылар.

            Балалар әтиләре белән бергә бик матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Мингазовлар,Гайнутдиновлар,Исхаковлар,Шакуровлар гаиләләренә рәхмәтемне җиткерәм. Балалар канатлы дусларыбызны сакларга һәм алар турында кайгыртырга сүз бирделәр. Әлбәттә, кошлар сөйләшә алмый, әмма алар, һичшиксез, балаларга үзләренә карата яхшы мөнәсәбәт өчен, матур җырлары өчен рәхмәт белдерерләр. Без аларны  сакларбыз, чөнки КОШЛАР БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ! Табигатьне яратып, кошларга булышып, хайваннарны рәнҗетмичә үскән балалар, әлбәттә, кешелекле, игелекле, миһербанлы булып үсәчәкләр.

Оялар куябыз

Сиңа дип,һәр елны.

Кер әйдә,ояла,

Сайла үз ояңны!



К списку новостей