Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Бакчабызда “ачык ишекләр” көне
Опубликовано: 06.04.2019Әти-әниләр еш кына балаларының бакчада үз-үзләрен тотышлары, шөгыльләрдә ни дәрәҗәдә катнашып утырулары турында кызыксыналар. Шушы күпсанлы сорауларны исәпкә алып, берничә ел рәттән, апрель аенда Сабабаш “Кояшкай” балалар бакчасында “ачык ишекләр” көне үткәрелә. Бу чарада теләгән һәр әти-әни катнаша ала.
Узып баручы уку елында да әлеге чара уздырылды. Бакчабызга килгән кунаклар иң элек кечкенәләр төркемендә “Әкият иленә сәяхәт” дип аталган шөгыль карадылар. Зурлар төркеменә йөрүче нәниләр исә “Балаларның Белмәмешкә ярдәме” дип исемләнгән шөгыльдә математика фәнен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әти-әниләрдә инглиз теленнән үткәрелгән “Дустымның туган көне” шөгыле дә зур кызыксыну уятты. Сабабаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Касыймова Гөлнара Насыйр кызының катнашуы, бәя бирүе – ачык чараның тагын бер мөһим үзенчәлеге.
“Ачык ишекләр” көнен тәмамлап, бакча мөдире Дамира Каниф кызы белем бирү эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны алда мониторинг көтүе турында искәртте. Әти-әниләр белән бергә эшләгәндә генә эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе югарырак булачагын ассызыклады.
Ләйлә Касыймова
К списку новостей






