• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1
Телефон: +7(843)-624-45-38
E-Mail: Sababash.Saba.ds@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ
Руководитель: Хафизова Дамира Канифовна
Год основания учреждения: 1994
У нас учатся: У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә
У нас учат: У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә

Гаилә бәйрәме - "Иң кадерле кешеләр-безнең әти-әниләр"

Опубликовано: 02.03.2019

Әнием, әтием дип әйтә алу – олы бәхет. Ата-ана төшенчәсен, үз  чиратында, бер сүз берләштерә – гаилә...Гаилә – тормышыбызның нигезе. Нәкъ менә гаиләдә генә кеше үзен  кирәкле итеп сизә ала. Кочагына алып сөюче, төпле киңәшләрен бирүче әти, әни янда булганда гына җырлыйсы,биисе килә. Бу ике олы затның елмаювы, синең өчен шатлануы яңа үрләр яуларга көч-дәрт өсти.

Әлеге язылмаган закончалыкларны һәркем белә, күңеле белән тоя. Сабабаш авылының “Кояшкай” бакчасына йөрүче балалар да әти-әниләрен һәрдаим шатландырып торырга тырышалар. Адымнары кечкенә һәм кыюсыз булуга карамастан, аларның якын кешеләрен сөендерү теләге бик көчле. Шушы йөгәнсез теләк  “Иң кадерле кешеләр – безнең әти-әниләр” дип исемләнгән  концертны оештырырга этәрде дә инде. Балалар, тәрбияче апалары белән берлектә, армый-талмый, әлеге кичәгә әзерләнделәр: яңа шигырьләр ятланды,  эчтәлекле җырлар, биюләр өйрәнелде, матур, купшы күлмәкләр барланды.

Концертта барлык төркемнәргә йөрүче балалар үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ирештеләр. “Солдат булам” дип җырлаучы улларына карап, әтиләр горурлык хисен яшереп тора алмадылар. Кызларның “Бишек җыры”на башкарган биюләре әниләрне дулкынланырга мәҗбүр итте. Кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләрнең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Кадерле әти-әниләрне Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау максатыннан оештырылган кичәбез, дәртле, шул ук вакытта салмак җыр-биюләргә, ялкынлы шигырьләргә урелеп, бер сулышта бетеп тә китте.

Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә дип, юкка гына әйтмиләр. Сабабаш авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар самими хисләрен шушы концертта иң газиз кешеләренә җиткерә алдылар. Әти-әниләренең шат елмаюлары, балалар бакчасы коллективына, нәниләргә теләгән җылы сүзләре шул хакта сөйли. (Ләйлә Касыймова)



К списку новостей