Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Саба районы янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы Галимуллин Айнур Рифкатович белән очрашу. 12.03.2020

Айнур Рифкатович балаларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре үткәрде. Янгын куркынычы барлыкка килмәсен өчен нинди чаралар күрү мөһимлеген аңлатты. Эчтәлекле әңгәмәсе өчен без аңа рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гаилә бәйрәме. 05.03.2020

Бездә гаилә бәйрәме булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. Ә әти-әниләр бәйрәмнең иң актив катнашучылары булдылар.Алар өчен төрле уеннар оештырылды.
-
Әниемә бүләгем. 29.02.2020

Әниләр өчен сюрприз-нәниләрдән бүләкләр булды, алар үз куллары белән ясадылар.
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2020

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
21нче февраль-Халыкара Туган тел көне. Һәр халыкның үз тарихы, үз гореф- гадәтләре,үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш. Бу максаттан чыгып, "Алтынчәч" балалар бакчасында "Яшәсен, Туган тел!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Татар, рус, чуваш, инглиз телләрендә шигырь, җыр башкарылды. Төрле милләт халык уеннары, рус, татар биюләре дә балалар күңеленә хуш килде. Шуның өчен дә бит бу зур бәйрәм Татарстан республикасында яшәүче барлык милләт халыклары өчен бик зур вакыйгага әверелде. Шул уңайдан чыгып, һәрбер милләт кешесе үзенең туган телен яратырга һәм хөрмәт итәргә, үз телендә иркен сөйләшергә тиеш.Туган тел ул безнең үткәнебез һәм киләчәк тарихыбызның җимерелмәс күперчеге. Әйдәгез, бергәләп туган телне саклыйк, яклыйк, туган телдә дөрес итеп сөйләшик, чөнки ул безнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне тирәнтен чагылдыра, алга таба яшәргә, иҗат итәргә көч бирә.
-
ТАССРның 100 еллыгы. 18.02.2020

Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты, күп милләтле
Туган илебез безнең Татарстан!
-
Татарстан чаңгы юлы-2020. 08.02.2020

-
Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы. 07.02.2020

«Кояшкай» балалар бакчасында балаларны янгын сүндергеч белән таныштыру булды. Чөнки нәкъ менә 7 февраль-ут сүндерүченең туган көне. Балаларга янгынга каршы почмак, аның билгеләнеше турында төшенчә бирделәр. Янгын сүндергечләрнең төрләре һәм янгын вакытында аны куллану ысуллары турында белемнәрне киңәйттеләр. Балалар төсле кәгазьдән ут сүндергечләр ясадылар. Шулай ук балалар белән янгын куркынычсызлыгы төшенчәсен ныгыттылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә ышандырдылар. 01 телефоны буенча янгын сүндерүчеләр бригадасын чакыру дөреслеген ныгыттылар.
-
Авылыбыз мәчетендә булдык. 25.01.2020

25 нче гыйнвар көнне Сабабаша балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылыбыз мәчетенә экскурсиягә бардылар. Авылыбызның мулласы Рахимҗан хәзрәт аларны ачык йөз белән каршы алды. Балаларны мәчет белән таныштырды. Аның Аллаһ йорты икәнен, монда абый-апаларның намазга йөрүләрен, мәчеттәүз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
-
Мәктәп музеенда кунакта. 24.01.2020

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Сабабаш мәктәбенең музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре балаларны бик теләп каршы алдылар һәм музейда экскурсия үткәрделәр. Балалар ул вакытта җирле халыкка хезмәт иткән тарихи ядкарьләр һәм предметлар белән таныштылар, татар халкының көнкүреше турында күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Балалар кызыксынып борынгы хезмәт коралларын, тәңкәләрне, өй кирәк-яракларын карадылар. ТАССР тарихына, республикада яшәүче милләтләргә, мәдәни-тарихи мираска багышланган күргәзмәдә аерым тукталдылар. Балаларга музейга экскурсия бик ошады, алар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы әйберләр алдылар.
-
Кар бабай ясадык. 18.01.2020

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.






