Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староикшурминский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старая Икшурма, ул.Октября, 23 |
| Телефон: | 8(84362)4-17-73 |
| E-Mail: | DSadKoya.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Староикшурминский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Юсупова Насима Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 19 детей в филиале 13 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староикшурминский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Бакчадагы яшелчәләр 25.07.2022

Җэй аенда балалар белән бакчадагы культуралы үләннәрне һәм чүп үләннәрен ныклап аерырга өйрәнеп.кайбер культура үләннәренең тәме белән таныштык.
-
Логик фикерләүне үстерүче уеннар 18.07.2022 Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы. Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә.Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә. Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.

-
Җәйге китапханә аланы. 15.07.2022

Балалар белән без бүген "Җәйге китапханә аланы" дигән чарада катнаштык. Балалар Г. Тукай әкият геройлары белән уйнап, төрле әкияти табышмакларны чиштеләр.Шүрәле белән убырлы төрле тәҗрибәләр күрсәтеп, балаларның белемнәрен үстерделәр.
-
Кечкенәләр белән әвәләү. " Тәсле карандашлар" 05.07.2022 Бурычлар: 1.Пластилин белән эшләү алымнарын ( бармак очлары белән пластилинны йомшарту,уч төпләренә салып түгәрәк тәгәрәтү,туры юнәлештә хәрәкәтләр ясап әвәләү ) ныгыту; 2.Килеп чыккан таякчыкларның бер башын бармаклар белән кысып,карандаш формасы барлыкка китерергә йөрәтү; 3.Төсләрне аеру ( кызыл,яшел,сары,зәңгәр ); 4.Пластилин белән эшләргә кызыксыну уяту,пөхтә эш итә белергә өйрәтү; 5.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

-
Бакчабызда кызу эш гөрли. 30.06.2022

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора.Шушы максаттан чыгып без җәйге вакытта чәчәкләр,җиләк-җимешләр утыртып,аларның үсешен күзәтәбез.Үсемлекләргә су сибеп,чүпләрдән арындырабыз.Яшелчәләрнең атамаларын ныгытабыз,нинди витаминнарга бай булганлыгын ачыклыйбыз,нәтиҗәләр ясыйбыз.
-
Аппликация : "Чәчәкле алан". 21.06.2022 Без балалар белән "Салават күпере" журналын көтеп алабыз.Андагы биремнәрне бик теләп эшләп барабыз.Бүген дә без журналдагы биремнәрне үтәп,анда бирелгән чәчәк үрнәкләреннән "Чәчәкле алан" кисеп ябыштырдык.Күмәк эшкә барчабыз да бик теләп үз өлешен кертте.

-
Яшелчәләргә су сибик,үскәннәрен күзәтик! 17.06.2022

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.Ә мона балаларга кече яшьтэн экологик тәрбия биреп кенэ ирешергә мөмкин .Безнең бакчада балалар кече яшьтән үк табигатькә якын булып,яшелчәләрне кайгыртып үсәргә өйрәнә.
-
Авылыбыз китапханәсенә сәяхәт. 10.06.2022 "Урман - безнең байлыгыбыз" темасына тәрбия сәгате. Шаулый аңда һәрбер агач, Көчле җилләр искәндә, Үләнендә пешә җиләк Кояш нуры төшкәндә. Ямьле язлар килү белән Чүт- чүт сайрыйлар кошлар, Тиен, керпе, куян, бүре Йөриләр бер сукмактан. Монда һәрчак саф һава, Чәчәкләр керфек кага, Булса чишмә- суы чиста, Тын гына челтерәп ага. ( Урман).

-
Аланлыкка сәяхәт!!! 02.06.2022

Гөл-чәчәчкләр өзмәдек без, куаклар сындырмадык.Яшел урман аланында биедек тә,җырладык!!!
-
"Балаларны яклау " көненә багышланган күңелле тамаша. 02.06.2022

Авылыбыздан чыккан эшмәкәрләр тарафыннан "Икшермә кадет мәктәбе" кысаларында балаларга мавыктыргыч тамаша оештырылды.Балалар баллы вата,поп корн белән сыйланып,күңелле ял итеп кайттылар.












