Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староикшурминский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422066, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старая Икшурма, ул.Октября, 23 |
Телефон: | 8(84362)4-17-73 |
E-Mail: | DSadKoya.sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ -"Староикшурминский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Юсупова Насима Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 19 детей в филиале 13 детей |
У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староикшурминский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәптә "Белем бәйрәме"ндә 01.09.2022 Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Бүген бит белем бәйрәме! Сентябрьнең бересе! Мәктәпкә баралар бүген Олысы да, кечесе.
-
"Тимер юлда үз-үзенне тоту" кагыйдәләре бенча әңгәмә. 29.08.2022 Сезнең язмышыгыз да, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз да тимер юл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә бәйле. Җәрәхәтләнүне кисәтү максатыннан, балалар кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерергә кирәк. Балаларның травма алу очракларын кисәтү максатыннан, балаларга аңлатырга кирәк һәм аларга истә калдырырга: • Вагоннар астына кермәгез! • Автосцепка аша аркылы чыкмагыз! • Китә торган поезд вагонына сикереп кермәгез! Утырту мәйданчыгына күпер, Тоннель яки махсус җәелгән идән буенча гына чыгыгыз! • Поезд тулысы белән туктаганчы вагоннан чыкмагыз! • Платформада хәрәкәтле уеннар уйнамагыз! • Поезд хәрәкәт иткәндә башыгызны тәрәзәдән тыкмагыз!! • Вагоннан утырту платформасы ягыннан гына чыгарга мөмкин! • Тимер юлларда йөрмәгез һәм уйнамагыз! • Вокзалда һәм кеше күп йөри торган башка урыннарда балалар ата-аналар күзәтүе астында булырга тиеш, ә кечкенә балаларны кулга-кул тотып тотарга кирәк! • Ераклык 500 метрдан ким булса, узып баручы поезд алдыннан юл аркылы чыкмагыз! Поезд тиз арада туктый алмый! • Капма-каршы юнәлештәге поезд булмавына инанмыйча, бер юнәлештәге поезд узуга ук юллар аркылы чыкмагыз!
-
Чәчәклектәге бөҗәкләрне күзәтү. 25.08.2022 Бөҗәкләрнең күптөрлелеге, аларның табигате һәм кеше тормышындагы роле белән таныштыру. Балаларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен үстерү. Табигатькә карата сакчыл караш , бөҗәкләргә карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан бүген без чәчәклектәге бөҗәкләрне күзәттек.
-
Саф һавада - әвәләү. 22.08.2022
Саф һавада әвәләү - балалар өчен аеруча кызыклы. Алар тирә-юньне күзәтеп,шуны әвәләү предметларында чагылдырырга өйрәнә.Төрле табигый материалларны кулланып сюжетны тулыландырып тасвирларлау күнекмәләре формалаштыралар..
-
Зур спортка юл кечкенәдән башлана. 17.08.2022
Бакчабызда сәламәт тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр күп. Балалар белән саф һавада төрле спорт уеннары уйнап һәрдаим сәламәтлегебезне ныгытабыз.
-
Мәйданчыктагы бөҗәкләрне күзәтәбез. 08.08.2022 Бөҗәкләрне күзәтү- балаларда әйләнә-тирә мөхитне күзәтүгә кыхзыксыну уята. Без, бөҗәкләрнең һава торышына карап, үз-үзен тотышларын күзәтәбез, аларның охшаш һәм аермалы якларын өйрәнәбез.
-
Решаем интересные задания. 01.08.2022 Решать задания полезно для развития у дошкольников сообразительности и логического мышления. Во время работы формируются умения анализировать, соединять, уточнять, акцентировать внимание на главном и исключать второстепенное.
-
Бакчадагы яшелчәләр 25.07.2022
Җэй аенда балалар белән бакчадагы культуралы үләннәрне һәм чүп үләннәрен ныклап аерырга өйрәнеп.кайбер культура үләннәренең тәме белән таныштык.
-
Логик фикерләүне үстерүче уеннар 18.07.2022 Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы. Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә.Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә. Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.
-
Җәйге китапханә аланы. 15.07.2022
Балалар белән без бүген "Җәйге китапханә аланы" дигән чарада катнаштык. Балалар Г. Тукай әкият геройлары белән уйнап, төрле әкияти табышмакларны чиштеләр.Шүрәле белән убырлы төрле тәҗрибәләр күрсәтеп, балаларның белемнәрен үстерделәр.