Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Новости нашего детского сада
Цирк атналыгы тәмам
Опубликовано: 18.01.2013Бакчабызда цирк атналыгы бик күңелле узды. Балалар цирк тамашасы карарга калага бармаса да, үзләрен чын цирк тамашасында дип хис иттеләр. Төркемнәрдә моның өчен барлык уңайлыклар да булдырылды. Бу атнада бакчага тәрбиячеләр тырышлыгы белән акробатлар да, клоуннар да, төрле җанварлар да кунакка килде.
Мәсәлән, икенче кечкенәләр төркемендә цирк атналыгын йомгаклау түбәндәге максатларга ирешү нәтиҗәсендә ясалды.
Китап укуга, эчтәлеген тыңлый белергә кызыксыну һәм ихтыяҗ, өлкәннәр белән әдәпле аралашуга кызыксыну формалаштырылды;
Бергәләп тәрбияченең сәнгатьле уку яки сөйләмен тыңлый белү күнекмәләре ныгытылды, балаларда шатлыклы атмасфера булдырылды. Шулай ук уен алымнары, интеграль эшчәнлек аша балаларның коммуникация һәм социализация өлкәсендәге белемнәре арттырылды.
Дунайвскийның “Цирк” маршы астында балалар үз урыннарын алдылар. Алда матур әдәбият эшчәнлеге. Балаларны кызыксыну били. Чөнки эшчәнлек марш белән башлана, уртада төзү материаллары белән төзелгән цирк аренасы, күптөрле рәсемнәр, фокус күрсәтү өчен кара эшләпә һәм сихерле таякчыклар кулланылды.
Әлеге эшчәнлек нәтиҗәле үтте.
К списку новостей








