Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Икенче кечкенәләр төркемендә "Көзге бал"
30.10.2017
Бүген 25 нче октябрь көнне 2нче кечкенәләр төркемендә “Көзге бал” бәйрәме булып узды. Балалар янына кунакка бакча сакчысы – Карачкы килде.Ул балаларга яшелчәләр турында табышмаклар әйтеп, “Бәрәңге утырту” һәм “Бәрәңге җыю” уеннарын уйнатты.Балалар килгән кунакларга үзләренең өйрәнгән “Алтын көз”, “Осень” җырларын җырлап, малайлар “Поварлар”, кызлар “Җиләкләр”, “Яңгырлар” һәм күмәк “Яфраклар” биюләрен башкардылар, өйрәнгән шигырьләрен теләп сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта узды. Әти- әниләр, килгән кунаклар канәгать калдылар. Соңыннан әти- әниләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
- Уртанчылар төркемендә Сөмбелә бәйрәме. 30.10.2017
-
Уңыш бәйрәме.
30.10.2017
Шатлыклар –куңелебездә
Ал кояш-кугебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Алтын Көз килде безгә!
27 октябрь көнне “Балачак” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә “Көзге уңыш” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә балалар яшелчә костюмнарыннан чыгыш ясадылар.Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
-
Китапханәдә.
27.10.2017
Бүген, 27 октябрь көнне, №1 уртанчылар төркеме тәрбиячеләр Хөснуллина М.А, Исламова Р.Р, Зарипова Л.И. белән берлектә балаларны китапханә белән таныштыру һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан А. Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны кызыклы да, мавыктыргыч та китаплар белән таныштырдылар, табышмаклар бәйгесе үткәрделәр. Шулай ук туган якны өйрәнү музеенда балалар иске көнкүреш әйберләре, рәсемнәр, китаплар, хәрби киемнәр, мамонт сөякләре күрделәр. Музей директоры Саетова В.Р.балаларга әлеге әйберләрнең кыскача тарихы һәм кайчан кулланылганлыгы турында сөйләде. Барлык балаларга да туган ягыбызның тарихы һәм китапханә белән танышу бик кызыклы булды. Китапханә һәм музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә унышлар телибез.
-
Уйный- уйный үсәбез.
27.10.2017
Буген 27 октябрь көнне “Балачак” балалар бакчасы №2 уртанчылар төркеме белән кечкенә генә информация ясарга булдык. Безнең матур бакчабызда балалар өчен барлык шартлар булдырылган. Алар матур итеп җиһазландырылган уен почмакларында , һәр көн шулай кызыклы сюжетлы уеннар уйныйлар. Балалар үзләре теләгән һөнәр роленә кереп уйнау өчен киемнәр булдырылган. Үскә чтә шушы һөнәр ияләре юлын сайлар дип ышанып калабыз!
-
Ясле төркеме җыелышы.
26.10.2017
Ясле төркемендә тәүге тапкыр ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелыш дүрт өлештән торды.Иң беренче булып балалар бакчасы мөдире Флүзия Рафаиловна бакчаның эчке тәртибе һәм таләпләре белән таныштырды.Тәрбияче Низамиева Р.В чыгышы “Ясле төркемендә адаптация чоры» дип аталды. Ул адаптация чоры ничә өлештән торганлыгын,балалар өчен бу авыр вакыт һәм аны ничек җиңеләйтеп булу мөмкинлеген аңлатып китте. Адаптация чоры ярты елга кадәр сузылырга мөмкин икәнлеген кисәтте. Өченче көн тәртибе буенча тәрбияче Сөләйманова Г.Р. үз чыгышында ата-аналарга вак маториканы үстерү өчен нинди уеннар кулланырга кирәк икәнен аңлатты,аны практик рәвештә күрсәтте. Дүртенче көн тәртибе төрлеләр булды. Ата - аналарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде,ата-аналар комитеты сайланды.Җыелышның икенче яртысында әти-әниләр “Баланың бакчадагы тормышы” дигән фотопрезентация карадылар.
-
Беренче кар.
25.10.2017
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Бүген, 25 октябрь көнне, уртанчылар торкеме №1 балалары (тәрбияче Хөснуллина М.А.) прогулка вакытында, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү максатыннан кар яуганын күзәттеләр. Беренче карга сокланып, кар бөртекләренең гаҗәеп төзелешен карадылар. Беренче кар яву күренеше балаларның күңелендә шатлык хисләре калдырды.
-
Гүзәл Саба төбәгем.
20.10.2017
Ал чәчәкле туган җиребез,
Гөл чәчәкле туган җиребез.
Җир шарында кояш булып
Балкый безнең туган җиребез.
“Балачак” балалар бакчасында “Сабам минем гүзәл ягым” дип исемләнгән кичә үтте. Балалар презентация аша районыбызның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар, туган як турында шигырьләр, җырлар башкардылар.
-
Бәйрәмегез белән, пешекчеләребез!
20.10.2017
Бүген- халыкара пешекчеләр көне. Безнең балалар бакчасы пешекчеләре Рузилә Хатиповна, Эльмира Салимовна, Ләйлә Фанисовна, Җәмилә Хазинуровналарны һөнәри бәйрәмнәре белән балалар котладылар. Тәмле ризыклар пешерүләре өчен рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Безгә ботка пешергән,
Копмотлар әзерләгән,
Тәмле йомшак коймаклар,
Туган көнгә пироглар.
Котлетлар һәм салатларны
Ясап өлгертә алган
Пешекче апаларыбыз
Сезгә рәхмәт әйтәбез!
Пешекче – ул артист, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган.
Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та. Бәйрәмегез белән пешекчеләребез!!! -
Әти- әниләр җыелышы.
19.10.2017
19 октябрьдә 1 кечкенәләр төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булды.Тәрбияче Мөнирә Мөхәмәтнуровна чыгышының темасы “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” иде. Ул чыгышында 2 яшькә кадәр балалар күбрәк гаиләдә тәрбияләнүен ассызыклады.Әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбиятнең роле бик зур булуы турында сөйләп үтте. Әти-әниләргә методик ярдәмлек буларак кулланылучы Гөлназ Сафиуллинаның “Бер–күп,зур- кечкенә,форма”, Миләүшә Шиһабиева, Гүзәл Зиннатованың “Әвәләп ясыйм”, Гөлсинә Гәрәфиеваның “Беренче җөмләләрем”, Кафия Закированың”Уйный-уйный өйрәнәм” китапларын күрсәтте. Аларны гаиләдә куллану өчен тәкъдим итте.
Тәрбияче төркемдә үткәрелә торган шөгыльләр, анда балаларның үзләштергән кунекмәләре турында сөйләде. Атна темалары буенча ничек балалар белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты.
Балалар бакчасы мөдире Флюзия Рафаиловна бакчаның эчке тәртибенә өстәмәләр белән таныштырды.
Җыелышның икенче яртысында әти-әниләр балалар белән көз бәйрәменә багышлап төшерелгән бәйрәм видеосы карадылар.