Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Хайртдинова Гузель Радиковна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Г.Тукай туган көн. 26.04.2018
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга 132 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында балалар өчен күңелле музыкаль чара үтте. Әлеге чарага зурлар төркеме балалары чакырылган иде. Кичәдә Г.Тукай әкиятләреннән балаларның яраткан геройлары катнашты. Балаларыбыз бәйрәмнән яхшы кәеф белән кайттылар. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
1 место! 25.04.2018
Поздравляем членов первичной профсоюзной организации МБДОУ «Сабинский детский сад №6 «Балачак», занявшие 1 место в конкурсе плакатов «Профсоюз за охрану труда», приуроченном Году охраны труда. Номинация «Лучший юмористический плакат». Желаем Вам дальнейших творческих успехов!
-
“Г. Тукай – безнең күңелләрдә” 20.04.2018
Бүген “Балачак” балалар бакчасында “Г. Тукай – безнең күңелләрдә” атналыгына багышланган йомгаклау чарасы үткәрелде. Чарада уртанчылар төркеме балалары Шүрәле һәм Су анасына өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чарага кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Сыерчык оялары элдек.
17.04.2018
Бакчабызда "Сыерчык оялары" акциясе булып үтте. Әти-әниләр бергәләшеп төрле, берсеннән берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Балалар бик сөенеп балалар бакчасы хезмәткәре Алмаз абыйлары белән бергәләп ояларны элделәр.
-
“Галәмгә сәяхәт” 12.04.2018
12 апрель “Космонавтика көне” уңаеннан бакчабызда “Галәмгә сәяхәт” дип исемләнгән чара үтте. Әлегек чарада балалар белемнәрен арттырдылар, галәм турында күзаллауларын киңәйттеләр, уеннар уйнадылар.
-
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД! 06.04.2018
Бүген бакчабызда яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме үткәрелде. Барлык төркем балалры да татар халык уеннары уйнадылар, җырлы -биюле чыгышлар ясадылар. Урманнан килгән шүрәле дә бәйрәмне боза алмады, Нәүрүз бикәнең яхшылыгына куанып балалар белән бергәләп күңел ачты.
-
Сказка "Белоснежка и семь гномов" 05.04.2018
Сегодня дети старшей- подготовительной группы сыграли сказку братьев Гримм "Белоснежка и семь гномов" на английском языке. Юные актеры вместе с педагогом по английскому языку Гиззатуллиной А.А.к этому спектаклю готовились тщательно и долго, находили кастюмы, учили тексты на иностранном языке. Спектакль очень понравился нашим юным зрителям. Молодцы!
-
Чит телләр фестивале. 27.03.2018
Бүген “Чит телләр фестивале” район бәйгесендә безнең зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Алар “Салават күпере” җырын инглиз телендә башкардылар һәм III урынга лаек булдылар. Диляра Валериевна һәм Айсинә Айратовнага,балаларга иҗади уңышлар телибез!
-
23.03.2018
— Менә сиңа су,
— Ай-ай, ай, ай, ай!
Бит-кулыңны ю,
Туңдырса да ю, Ю, ю, ю, ю, ю!
Әйбәт салкын су,
— Туңдыра ич, Ю, ю, ю, ю, ю!
Салкын ич бу су.
Бари Рәхмәт
Атналыкның темасы”Су-яшәү чыганагы” дип атала. Шул уңайдан бүген, ягъни 23 мартта, 1 кечкенәләр төркеме Бари Рәхмәтнең “Су” шигырен өйрәнделәр. Алар суны табакка агызып, уенчык балык йөздереп карадылар. Суның чиста булуын, ком салгач, болганчыкка әйләнүен белделәр. Җылы һәм салкын суны тотып карадылар. Кунакка килгән уенчык куяннар белән бит-кулларын юдылар. Балалар тәрбиячеләре артыннан шигырьне кабатлап барып, сусыз яшәп булмавына төшенделәр.
-
"БЕЗ БЕРГӘ!" фестивалендә катнаштык 22.03.2018
Бүген безнең нәни йолдызчыкларыбыз "Без бергә!" республика фестиваль - бәйгесенең муниципаль этабында катнаштылар. Балалар А.Алишның "Тукмар белән Чукмар" әкиятен сәхнәләштерделәр. Җюри әгъзалары һәм яшь тамашачылар музыкаль спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Бәйгенең нәтиҗәләре алдагы көннәрдә билгеле булачак.Уңышлар телик!