• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение «Спортивная школа «Сабантуй» Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, РТ Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Лесная, д. 1
Телефон: +7(843)-622-28-08
E-Mail: kss-sabantui@yandex.ru
Министерство: Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано)
Короткое название: МБУ «СШ «Сабантуй»
Тип УДО: Спорт
Руководитель: Габдулманов Рамиль Нуруллович
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 221
У нас учат: 7

Новости

Новости ОУ

Опубликовано: 05.02.2015

Ат спорты комплексы заманча, республикада иң яхшы җиһазландырылган комплексларның берсе булып санала. Мәктәп директоры Рамил Габделманов хәтта республикада бездәге кебек башка юк дип тә ышандырды.

– Гомуми мәйданы 46806 кв.м, 20 ат өчен урын (конюшня), ветеринария кабинеты, атларны юындыру өчен  махсус урын һәм  кипшендерү өчен солярий ,  печән, ашлык саклау урыннары, җәйгелектә дә атка атланып йөрү өчен мәйданчыгы бар. Ә төп өйрәнү-күнегүләр урыны иминлек кагыйдәләрен үтәп, тиешле таләпләргә туры китереп эшләнелгән. Аслыгына ком һәм махсус материал  җәелгән. Аның аскы өлешендә 10 сантиметр чамасы су. Ул үз чиратында дымландырып комны тыгызлап тора. Шунлыктан атның аягы комга батып керми. Мәйданчыкта да, конюшняда да һава махсус торбалар аша даими алышынып тора, – дип бар уңайлыкларын санап чыкты ул.

Балалар белән шөгелләнү өчен   Казанның  спорты мәктәбеннән махсус кайтарылган тренер – Кира Игнатова эшли.  Монда тәрбияләнүче балалар тренерларын да, атларны да бик яраталар. Атларны  манежга алып чыгып, күнегүләр үткәреп кенә калмыйлар, аларны чистарталар , үзләре үк йөгәннәрен киертеп әзерлиләр .

– Хәзерге вакытта Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән мәктәбе укучылары атнага өч тапкыр килеп  шөгелләнәләр.Ат спорты: җигүле ат,  конкур  (каршылыкларны сикереп чыгу), ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур), өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур), ат чабышы, юырту, стипл-чейз, кросс, атлы аучылык, драйвинг, атлы-чаңгы ярышлары, ат ярышлары, атта күнегүләр ясау (вольтижировка), җегетлелек (атта оста йөрү), тройка ярышлары, пушбол уеннары, атка атланып туп уйнау,төрләренә бүленә. Безнен спорт мәктәбендә балалар  ат спортының заманача төрләреннән берсе булган – каршылыкларны сикереп чыгу (конкур) төре белән шөгыльләнәләр. Ат бик сизгер һәм акыллы хайван бит. Син яратсаң, ул да сине тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Балаларның да һәрберсенең үзләренең яраткан атлары да бар, – ди мәктәпнең укыту һәм спорт эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Әхтәмҗәнова.

Чыннан да, укучыларның атлар белән ныклы дуслыгы сизелә. Без килгәндә гимназиянең 3 сыйныф укучысы – Риана Закирова  җирән төсле ат белән күнегү үткәрә иде. Монда вспышка белән фотога төшерергә ярамый, дип кисәтү дә ясап алды.

– Башына шлем кигән кечкенә генә кызчыкны күргәч, иң беренче ничек курыкмый йөрисең монда, – дип сорау бирдем.

– Куркыныч түгел, атлар тими бит алар. Мәктәп эшли башлаганнан  бирле йөрим. Бик ошый, атлардан курыкмыйм. Сабантуй вакытында атка утырып караганым бар иде, шуннан чын-чынлап шөгелләнеп карарга уйладым, – ди Риана.

Шәмәрдән мәктәбеннән килгән укучыларның да кызыксынуы зур.

-Беренче тапкыр атларны циркка баргач күрдем, шуннан үземнең дә йөреп карыйсы килде, ди араларыннан берсе. Биредәге кызлар-малайларның да даими шөгыльләнсәләр киләчәктә цирк артистлары, олимпиада җиңүчеләре булырына өмет зур. Ә иң мөһиме – сәламәтлекләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы уздыру.

– Атта йөрү кешенен  сәламәтлегенә аеруча яхшы тәэсир итә. Ул йөрәк, баш мие эшчәнлеген яхшырта, сулыш органнарын ныгыта, чыныктыра, умыртка сөяген төз тотуга ярдәм итә, – дип, атта йөрүнең файдалы яклары белән дә таныштыра Илсөяр ханым.

Теләкләре  булган кешеләр  кичке алтыдан соң,тренер белән берлектә,  килеп шөгыльләнә алалар .


Источник: Газета "Саба таңнары"

К списку новостей