Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Лагерьның 6нчы көне
07.06.2017
Бүгенге көнне Ибрагимов Р. З. күңелле гимнастика белән башлап җибәрде. Иртәнге аштан соң караоке җырладылар, аннары рус теле укытучысы Ситдикова Р.Р. күңелле рус теле дәресе алып барды, рус халык мәкалләренә рәсемнәр ясадылар. Саф һавада татар халык уеннары уйнадылар. Обед ашаганнан соң Яңа Мичән авыл клубы хезмәткәрләре белән уеннар уйнадылар. көн күңелле һәм кызыклы үтте.
-
Лагерьның 5нче көне
06.06.2017
Балалар көннәрен гимнастик күнегүдән башладылар, аннары оригами ясадылар. Мубараков Р.И. су асты, су өсте көймәләре, ракета, самолетлар белән таныштырды. Вожатый апалар белән флешмоб биеделәр. Көн күңелле үтте.
-
Лагерьның 4нче көне 05.06.2017

Лагерь тормышы кызыклы барсын өчен балалар бер-берсенә бүләкләр ясадылар, туган авыл буйлап экскурсиядә булдылар, Сабадан килгән эксперт каршында дәрес тә бирделәр.
-
Лагерьның 3нче көне 03.06.2017

Лагерь планы нигезендә Файзрахманова Р.Г. балалар белән "Туган якны өйрәнү музее"нда ветераннар турында сөйләшүләр алып барды. Аннары саф һавада төрле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2017

Лагерьның икенче көне иртәнге гимнастикадан башланып китте. Көн дәвамында һәр отряд үзенең визит карточкасын курсәтте, Файзрахманова Р.Г. "Тыл ветераннары - бүгенге геройлар" исемле дәрес үткәрде, ял бүлмәсендә киносеанс үтте, "Скажи нет вредным привычкам" акциясе узды, Саба ППМС "Семицветик" үзәгеннән килгән психолог белән тренинг үткәрделәр. Көн күңелле узды.
-
1 июнь - лагерьның беренче көне 01.06.2017

Бүгеннән мәктәп яны "Кояшка" лагеры эшли башлады. Укучылар җыйналгач лагерь тормышы, линейка, гимн белән башланды. Аннары укучылар план нигезендә төрле чараларда, уеннарда актив катнаштылар.
-
Балаларны яклау көненә чаралар 31.05.2017

Бүген укуларның соңгы көне, иртәгәдән каникуллар башлана . Шул уңайдан 1 июнь- Балаларны яклау көненә карата мәктәп күләмендә чаралар узды. Укучылар уеннарда, чараларда актив катнашып күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017

Бүген мәктәп күләмендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян жырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
-
Эковесна - 2017
11.05.2017
Мәктәп күләмендә "Эковесна - 2017" конкурсына төрле чаралар оештырылды
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2017












