Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Лагерьның 16нчы көне 18.06.2017

Экология атналыгы кысаларында табигатьтә экскурсиядә булдылар, "Мин табигатьне саклыйм" рәсем конкурсы узды, Сабантуй уеннары уйнатылды, Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әфлисүн дискәтүге" уздырылды.
-
Лагерьның 15нче көне 17.06.2017

Бүгенге көн концерт куюдан башланды. Җырлар табигатькә багышланган иде. Ахмадиева А.Р. файдалы үсемлекләр буенча дәрес үткәрде, "Табигатьне сакла!" акциясе уздырылды. Көндезге аштан соң Керәнне авыл клубында очрашуда булдылар.
-
Лагерьның 14нче көне 16.06.2017

Иртәнге яктан көн яңгырлы булуына карамастан, моңаеп утырмадык: театр куйдык, Мустафина Ф. дәрес үткәрде, "Веселые старты" уены уйнадылар, Яңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итеп татар халык уеннары уйнатылды.
-
Лагерьның 13нче көне 15.06.2017

Иртәнге яктан "Мисс и мистер лагеря" билгеләделәр, Сәрия Солтановна милли бизәкләр турында сөйләде, ясатты. Квест уены да аларның күңелләрендә озак сакланыр.
-
Лагерьның 12нче көне 14.06.2017

Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан бүген "Нарат" боз сараенда күңел ачтылар, Урман музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Лагерьның 11нче көне 13.06.2017

Лагерь тормышы кызыклы булсын дип, план нигезендә отрядларда театр куйдылар, Файзрахманова Р.Г. дәрес үткәрде, Яңа Мичән фермасында экскурсиядә булдылар
-
Лагерьның 10нчы көне 11.06.2017

Бүген Россия көненә карата балалар асфальта рәсем ясадылар, тәрбия сәгите узды, уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 9нчы көне 10.06.2017

Балаларның ялы күңеле үтсен дип вожатыйлар барлык көчләрен куялар, төрледән-төрле кызыклы уеннар уйлап табалар. Бүген Файзрахманова Р.Г. тыл ветераннры турында эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Гараева С.С. татар халкының орнамент бизәкләреннән рәсем ясатты, татар халкының борынгы уеннарын искә төшереп саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 8нче көне 09.06.2017

Бүген "Дуслык көне" уңаеннан балалар белән яхшы һәм начар гадәтләр турында тренинг үткәрелде, аннары Мубаракова Г.М. "Газиз туган телем" дигән уен- викторина уздырды. Көн дәвамында татар халык уеннары уйналды, спорт ярышларында сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Лагерьның 7нче көне 08.06.2017

Лагерьда бүен күңелле вакыйга, балалар Сабаның "Сабантуй" ат һәм спорт комплексында күңел ачтылар, аннары байссейнда йөзеп сәламәтлекләрен ныгыттылар. Көн файдалы үтте.











