Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Мамалаевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422087, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Мамалаево ул. Чапаева, д.6 |
Телефон: | +7(843)-624-65-32 |
E-Mail: | Dsadco.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Мамалаевский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Хайруллина Айгуль Фларитовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 1 |
-
Яңа ел белән!
23.12.2023
Бакчабызда Яңа ел кичәсе бик күңелле узды. Төрле әкият геройлары да катнашып, балаларның бәйрәмен ямьләндерде. Кыш бабай белән Кар кызы күңелле уеннар уйнаттылар, бүләкләр өләштеләр.
- Батырларыбызны искә алу. 19.12.2023
-
Әниләр бәйрәме
18.11.2023
Бүген бакчабызда гөрләтеп "Әниләр бәйрәме" уздырдык.
Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана
Баласының йөрәк тибешен.
Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!