Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Рус теленнән имтиханга әзерләнәбез 24.03.2015
Язгы каникулда мәктәбебез укытучылары 9, 11 нче сыйныф укучыларын чыгарылыш имтиханнарына әзерлиләр. 9 нчы сыйныф укучылар Акбирова В.Ф. җитәкчелегендә рус теленнән ОГЭга тырышып әзерләнәләр. Һәр биремне игътибар белән өйрәнәләр, сочинение язуга булган таләпләрне үзләштерәләр.
-
"Кошлар" акциясе 24.03.2015
24 март көнне Курсабаш мәктәбендә "Кошлар" акциясе дәвам итә. География-биология укытучысы Сәләхиев А.Ф. җитәкчелегендә мәктәп каршындагы каеннарга сыерчык оялары эленде.
-
"Технические чудеса" түгәрәгендә 24.03.2015
Бүген 24 март көнне безнең мәктәптә “Технические чудеса” түгәрәге үтте. Укучылар Башаров Фәннүр Шайдуллович җитәкчелегендә лобзик пычкысы белән кисү өчен орнаментның эскизын ясадылар, лобзик пычкысы белән кискәндә борылу аламнары өйрәнделәр, бизәкләп кисеп куна тактасы ясадылар.
-
Боз сараена экскурсия 23.03.2015
23 нче март көнне III-V сыйныф укучылары «Нарат» боз сараена конькида шуарга бардылар. Укучылар бик яратып шудылар. Алар үзләренең бозда шуу осталыкларын тагын да арттырып, мондый ял итү чаралары күбрәк булсын иде дигән теләк белән бик канәгать төстә өйләренә таралдылар.
-
“Кошлар –безнең дусларыбыз” 20.03.2015
19 март көнне мәктәбебездә зур бәйрәм “Кошлар –безнең дусларыбыз” акциясенең йомгаклау өлеше булды. Беренче өлешендә укучылар кошлар турында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр . Күңелле җырлар башкардылар. Соңыннан география укытучысы Саляхиев А.Ф. пешергән “Карга боткасы”н ашап сыйландык . Канатлы дусларыбыз - кошларга да авыз иттердек.
-
"Озын толым " бәйгесе 06.03.2015
6 нче март көнне мәктәптә 8 март Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган “Озын толым “ бәйгесе үтте. Бәйгедә 2-8 класс кызлары катнашты. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Без дә барлык Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз.. Исәнлек, саулык ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән Сезне!
-
Тыл ветераннарын котлау 05.03.2015
5 нче март көнне без укучылар белән тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең -70 еллыгы медальләрен тапшыру тантанасында катнаштык. Аларның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары хакында безнең онытырга хакыбыз юк. Шул Бөек батырлык алдында без баш ияргә бурычлыбыз. Менә бүгенге чара да шул максаттан чыгып оештырылды.
-
Мәктәбебез горурлыгы 27.02.2015
IX сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне астрономия фәненән Республика олимпиадасында җиңүче булуы, Россия Федерациясе буенча региональ этапта призер, татар теле, рус теле, рус әдәбиятыннан Республика олимпиадасында призер булуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
Ризәләнең әтисе Юсупов Зәфәр Закировичка, әнисе Юсупова Райлә Ильгизовнага, укытучыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уены 20.02.2015
-
"Батырлык дәресләре" 19.02.2015
19 февраль көнне безнең мәктәптә "Батырлык дәресләре" утте. Аны ОБЖ укытучысы Башаров Фәннур Шайдуллович үткәрде. Презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыру, хәзерге вакытта МЧС хезмәте турында мәгълүмәт бирү булды.