• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422071, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кильдебяк, ул. Школьная, д. 22
Телефон: +7(843)-624-55-28
E-Mail: kildebek.sad@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кильдебякский детский сад «Кояшкай»
Руководитель: Ракипова Айгуль Мидхатовна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 26 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Инструкция по привязке ЕСИА к порталу госуслуг РТ

"Тормышыбыз бизәге сез-өлкәннәр!"

Опубликовано: 03.10.2013

                        Бакча яңалыклары.

   Илебез буенча октябрь башында  “Өлкәннәр көне”уздырыла.   Бу уңайдан бездә бакчабызга йөрүче балаларның әби бабайларын «Тормышыбыз бизәге сез-өлкәннәр!» дип аталган бәйрәм кичәсенә чакырдык. Бәйрәмгә дип, барлык бакчага йөрүче балаларның да әби-бабайлары килгән иде. Шулай ук бакчабызда озак еллар эшләп чыгып, хәзер лаеклы ялда булучы  хезмәттәшләр дә килде.

      Бәйрәм бик күңелле үтте. Бакчада эшләүче тәрбиячеләр-Губайдуллина Фарида Илдусовна,Шаманова Алфинур Котдусовна, Галимуллина Венера Имелевна, музыка  җитәкчесе Сафина Гүзәл Ракиповна һәм балалар көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын карарга дип музыка залына җыелдык. Бәйрәмне бакчабызның мөдире Ахунова Гөлзилә Масхутовна тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Балалар үз әби-бабалары турында матур-матур  шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр, әбиләренә”Әбием” җырын,бабайларына “Иң шәп бабай син генә” дип аталган җырлар җырладылар. Концерт бик матур һәм күңелле булды. Кичәнең икенче өлеше өлкәннәр белән уеннар оештыру иде. Алар яшь чакларында уйнап үскән уеннарын бик теләп уйнадылар һәм үзләренең яшь чакларын исләренә төшерделәр. Аннан кызыклы хәлләрен исләренә төшереп бергәләп көлештеләр. Музыка җитәкчесе Гүзәл Ракиповна өлкәннәребезне оныклары белән бергәләп татарча биетте.

     Иң күңеллесе бергәләп өстәл артында чәй эчү булды. Бәйрәмебез өлкәннәребезгә бик ошаган иде. Аларның күңелләре булганы йөзләренең балкып торганыннан күренеп тора иде. Бакча хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, алга табада ходай сабырлыкларын биреп балалар белән исән-сау эшләүләребезне теләп, саубуллашып өйләренә таралыштылар.

 

 

 



К списку новостей