Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Новости
День театра
Опубликовано: 27.03.2026Театр – могҗизалы дөнья. Бүген 27 март - Халыкара театр көне!
Шул уңайдан безнең балалар бакчасында,Эзмә урта мәктәбе “Балачак” балалар театр коллективы (Җитәкчесе: Җиһаншина Н.С. ). А.Алишның "Сер тотмас үрдәк" әкиятен яңача вариантта сәхнәләштерде. Балалар һәркайсы үз ролен оста башкарулары белән аерылып тордылар.Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда бала өчен иң әйбәт чара булып театральләштергән эшчәнлек тора.
"Сер тотмас үрдәк " әкияте тамашачыларны бер-берсе белән дус булырга, өлкәннәр сүзенә игътибарлы булырга, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтте. Нәрсә ул сер? Сер саклау ни өчен кирәк?Аны сакламау куркынычмы? Бу сорауларга бергәләп җавап эзләдек.
Театр балаларның сәләтләрен ача, эмоциональ яктан әзерли, үз-үзләренә ышанычын уята, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Театр юнәлеше буенча бакчабызда системалаштырылган эш алып бару нәтиҗәсендә безнең балаларыбызда да әлеге сыйфатлар тәрбияләнә. Укучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез,алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей






