Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 248 |
У нас учат: | 30 |
Новости
Профориентацион экскурсия
Опубликовано: 13.03.20254 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Рамазанова Э.Х. белән Эзмә авылында урнашкан кибеткә экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты: сәүдә хезмәткәрләренең һөнәрләре турында күзаллауларны киңәйтү, аларның хезмәтенең нечкәлекләренә төшенү һәм авылда яшәүчеләр өчен әһәмиятле булуын аңлату.Балаларга кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды: әкрен генә сөйләшергә, тыныч йөрергә, этешмәскә, чүпләмәскә, товарны игътибар белән карарга, сатып аласы товарны гына кулыңа алырга кирәклеге әйтелде.
Укучылар кибет бинасына килеп җиткәч,тышкы яктан кибетнең төсен, элмә тактасын, ишекләрен игътибар белән карадылар, кибет янындагы территориягә (тәртип, чүп савыты булуга) игътибар иттеләр. Эш режимы белән таныштылар, чөнки сатып алучылар кибетнең кайсы вакытта ачылуын һәм ябылуын, кибеттә ял көннәре бармы-юкмы һәм бу көннәрнең нинди икәнен белергә тиеш.
Кибет бинасы чиста, якты, уңайлы. Ишек төбендә безне мөлаем, ачык йөзле кибетче Гөлчәчәк апа каршы алды.Укучыларны кибет белән таныштырды. Алар азык-төлекнең товар тибына карап бүленгән булуына игътибар иттеләр, барлык продуктлар төрле бүлекләрдә: сөт бүлегендә сөт продуктлары, икмәк бүлегендә икмәк-күмәч продуктлары, бакалея бүлегендә ярмалар урнаштырылган.Төргәкләрне һәм бәяләрне карадылар.Укучылар сатучы белән якыннан таныштылар һәм үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләвен сорадылар.
Экскурсия балаларга кызыклы булды, алар үзләренең теоретик белемнәрен гамәлдә куллана алдылар.
К списку новостей