• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21
Телефон: +7(843)-62-4-68-35
E-Mail: evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Евлаштауская СОШ"
Руководитель: Ханнанов Рамиль Фанисович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 71
У нас учат: 24

Яңалыкларыбыз

"Хезмәтем белән горурмын"

Опубликовано: 01.03.2011

    "Яшь хәбәрче" түгәрәгенә йөрүче укучылар кичә мәдәният йортында "Хезмәтем белән горурмын!" дип аталган очрашуда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Әхмәтҗанова Гәүһәрия Давыт кызы оештырган әлеге кичәдә авылыбызда гомерләре буе намуслы хезмәт итеп, хезмәтләре югары дәрәҗәдә хөрмәтләнгән абый-апалар катнашты. Кичәдә катнашучылар арасында иң өлкәне Әхмәтҗанова Сәүдә апа фермада бозаулар карап, югары үсеш алганы өчен ВДНХның көмеш һәм бронза медальләренә лаек булган. Шамилов Ринат абый бик күп төрле хезмәт юлын үткән, терлекчелектә намуслы эш башкарганы өчен "Атказанган терлекче" исеме биргәннәр. Гайфетдинов Радик абый да терлекчелек тармагына үзеннән шактый зур өлеш керткән кеше, ул өченче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденына лаек булган. Ә менә, ни кызганыч, Шәкүр абый Балтачевның хөкүмәт тарафыннан ниндидер мактау билгеләре юк. Фәкать 39 ел буе берөзлексез колхозда баш хисапчы булып эшләгән булса да. Кичәдә катнашучылар аның хезмәтенең дә мактауга лаеклы икәнлеген әйттеләр. Кайсы гына өлкәдә эшләсәң дә, хезмәтеңне яратып, намус белән башкару- үзе зур дәрәҗә. Очрашуда катнашкан һәркем моны тагы бер кат раслап, бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан Ринат абый Шамилов үзенең җырларын бүләк итте. Әлеге кичәдән балалар бик канәгать калды.



К списку новостей