Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Яңалыкларыбыз
11 гыйнвар - Халыкара "Рәхмәт" көне
Опубликовано: 11.01.201711 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне (International Thank You Day). Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде кечкенәдән үк беләбез. Тормышта гына ул "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәнлекләрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде.
Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла.
Әйдәгез, бу көнне без дә бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик!
К списку новостей