• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21
Телефон: +7(843)-62-4-68-35
E-Mail: evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Евлаштауская СОШ"
Руководитель: Ханнанов Рамиль Фанисович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 71
У нас учат: 24

Яңалыкларыбыз

Соңгы кыңгырау

Опубликовано: 26.05.2016

Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.
 
   25 нче май көнне, Саба районы Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең күрке булып саналган 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары мөсткәкыйль тормышка, олы юлга аяк басалар. Йөзләрендәге елмаю, тик шул ук вакытта күз яшьләрен күрү – йөрәкне әрнетә. Һәммәсе дә хәтерлидер, әле кайчан гына алар шушы белем йортына беренче адымнарын ясаганнар иде. Ә бүген алар хәтерләрен яңартып, ихлас күңелдән яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, җылы сүзләрен, мәхәббәтләрен белдерергә җыелганнар. Күзләреннән күренә: китәселәре килми. Ниндидер сихри көч аларны кире мәктәпкә тартып тора. Балалары өчен төннәрен йокламыйча, янып – көеп, сөенеп яшәгән әти - әниләр дә тоя бу көчне. 
   Бәйрәмне мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы ачып  җибәргәч, сүз 9 нчы сыйныф укучыларына бирелде. Алар чыгышларында мәктәп коллективына эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәмебезне 11 нче сыйныф укучылары дәвам итте. Укучыларны бәйрәм белән котларга  районыбыз вәкилләре дә килгән иде. Район башкарма комитетыннан Котдусов Илнур Илдус улы укучыларга чын күңеленнән эчкерсез теләкләрен җиткерде. Республика олимпиадасында татар теле фәненнән җиңу яулаган 11нче сыйныф укучысы Зәйнагиева Зәлинәгә мактау грамотасы тапшырды. Чиратта, башка кунаклар да укучыларга якты, өметле киләчәк, ак юллар теләп  калдылар.
   Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган кешеләр, әлбәттә, укытучылар.  Ничә ел буена белем биргән, яхшы тәрбия биреп кеше иткән укытучыларына рәхмәтләре чиксез иде. укучыларның.
   Кичә ахырына якынлашты, соңгы кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныф укучылары кыңгырау чыңы астында, соңгы дәрескә керделәр...
 Укучылар! Сезне барыбыз исеменнән дә шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәктә озын гомер, иң мөһиме – сәламәтлек, имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, теләгән уку йортларына керүегезне теләп калабыз. Кайда гына булсагыз да, һәрчак кеше булып калыгыз, кеше булып калыгыз!
 
Галимҗанова Рәфидә, 10 нчы сыйныф укучысы.


К списку новостей