Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 68 обучающихся |
У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйге лагерьда 8 нче көн. 08.06.2024
Ялыбызның 8 нче көне дә бик файдалы үтте. Көн бик матур, кояшлы. Йомшак җил битләрне иркәли. Иртәнге режим буенча зарядка ясагач, биеп алгач күңелләребез тагын да күтәрелеп китте. Иртәнге аштан соң математика укытучысы Ләйсән Индусовна белән «Математика-фәннәр патшасы» исемле чара үткәрде. Кызыкла уеннар уйнадык.Төрле сорауларга җавап бирдек. “Татлы табыш” уены саф һавада үтте. Һәр бала нидер эзләп тапты. .Көндезге аштан соң «Сила Первых» слорт уенын балалр яратып уйнадылар. Уйнап аргач, биеп ял иттеләр. Кичке линейкадан соң саубуллашып өйләребезгә таралыштык.
-
Всемирный день бега . 07.06.2024
Бегуны отмечают свой праздник каждый год в первую среду июня, и в 2023 году этот день выпал на 7 июня. Во многих городах мира состоялся День бега: на беговые дистанции вышли десятки тысяч людей всех возрастов и уровней подготовки. Это мероприятие призвано популяризировать забеги и беговые марафоны, а также привлечь внимание к важности здорового образа жизни и физической активности. Выйти на пробежку и присоединиться к друзьям по увлечению в этот день может любой человек. Для этого просто надо надеть спортивный костюм, кроссовки и пробежать любое расстояние, выбранное для себя самостоятельно.При этом бег очень полезен для сердечно - сосудистой и дыхательной системы, он также укрепляет мышцы и тренирует выносливость. Празднование Всемирного дня бега принято отмечать массовыми стартами на различные дистанции. Самый простой способ отпраздновать Международный день бега — выйти на пробежку. И мы сегодня присоединились к этому дню, пробежав всем лагерем
-
Җәйге лагерьда 7 нче көн. 07.06.2024
Ялыбыз күңелле генә дәвам итә. Балалар “Кояшкай”да бик күңелле ял итеп, тәмле ризыклар ашап сәләмәтлекләрен ныгыталар. Бүген дә кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде. Укучылар һәрберсе кыска гына мастерлык сәгате әзерләп килде. Кемдер фокус күрсәтте, кемдер оста итеп кул эшләренә өйрәтте. Кыскасы бик күңелле булды. Практикант апаларыбызга да ошады.Аннары авылыбыз фельдшеры Валиева Р.С. “Сәламәтлек-үз кулыңда” исемле чара үткәрде.. Практикантларыбыз интеллектуаль уен үткәреп алырга да өлгерделәр.Көндезге аштан соң рәхәтләнеп саф һавада уеннар уйнадылар. Көннең үткәне сизелмәде дә. Балалар ике көн ялга саубуллашып өйләренә таралыштылар.
-
Җәйге лагерьда 6 нчы көн 06.06.2024
Сегодня 6 июня - День русского языка. Учитель русского языка и литературы провела мероприятие с учащимися летнего лагеря. Вспомнили имя великого русского поэта А.С.Пушкина, дети рассказали стихи, провели викторину на знание сказок Пушкина, нарисовали рисунки.
-
Җәйге лагерьда 5 нче көн. 05.06.2024
5 июня-Всемирный день охраны окружающей среды.
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Бүген күп чаралар табигать кочагында үтте.
Җәйге лагерь үз эшен күңелле генә дәвам итә. Балалар “Кояшкай”да бик күңелле ял итеп, тәмле ризыклар ашап сәләмәтлекләрен ныгыталар. Бүген дә кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде. Үзебезнең мәктәп укучысы Галиахметов Рәдис авылыбызда КФХ (мөгезле эре терлек) ачты. Балалар фермадагы эшчәнлек белән якыннан таныштылар. Аннан соң көнебез болында дәвам итте. Экологик викторина да күп мәгълүмат бирде.
Балачак чоры – ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр – нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә. Шушы шытып чыккан “яшь үсентеләр” - шәхесләр өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. Көндезге аштан соң Фәйрүзә Нурисламовна “Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе” исемле чара үткәрде.. Көннең үткәне сизелмәде дә. Балалар иртәгеңә кадәр саубуллашып өйләренә таралыштылар. -
Җәйге лагерьда 4 нче көн. 04.06.2024
Бүгенге көнебез дә көндәгечә күтәренке кәеф белән башланып китте. Көннәр дә бик матур. Кояш үзенең җылысын жәлләмичә мулдан өләшә. Көндезге ашка кадәр Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда сәяхәттә булдык. Уен мәйданчыгында да рәхәтләнеп уйнадылар. Кондезге аштан соң "Бәхетле очрак" уены оештырылды. "Россия бөркетләре" өстәл уены уйнадылар. Шулай итеп көнебез сизелми генэ үтеп тә китте.
-
Җәйге лагерьда 3 нче көн 03.06.2024
Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт.
Бүген, 3 июнь көнне “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсе оешмаларына сәяхәт оештырылды. Бүгенге көндә алар печән чабу техникаларын ремонтлау, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә. Ватылып кайткан техникалар тиз арада ремонтлап җибәрелә. Бу турыда аларга инженер Нуруллин Илдар абыйлары сөйләде. Ашханәдә алар өчен кайнар аш әзерләнә. Балалар андагы эшчәнлек белән дә таныштылар .Ә иң ошаган урын нәни бозаулар торагы булды. Һәрберсе янына килеп, яратып, сөйләшеп тә алдылар.Сәяхәтебез мөгезле эре терлек торагында тәмамланды. Сәяхәттән кайткач, көннең калган өлеше яңа балалар хәрәкәтен өйрәнүгә багышланды. Алдынгылар хәрәкәтенең берничә максаты бар. Беренчесе – ил белән бергә булу, яшьләрнең туган җирен, туган илен яратуын формалаштыру. Яшь буынны башкаларның хис-кичерешләрен аңлаучы һәм хөрмәт итүче кешеләр итеп тәрбияләү. Бергә булу: коллективта бер-береңә һәм, гомумән, янәшәдәгеләргә ярдәмчел булуга игътибар юнәлтү. Хәрәкәттә булу: хәрәкәттә булган кеше укырга да, актив яшәү рәвеше алып барырга да җитешә. Беренче булу үз юнәлешеңдә иң яхшысы булырга омтылуны аңлата. Балалар 2 төркемгә бүленеп 4 станциядә белемнәрен сынадылар.
Аннары авылыбыз мәчетенэ экскурсия оештырылды. Галиәхмәт хәзрәт мәчетебез тарихы, дини әхлак турында сөйләде.Һәр бала белгән догаларын укып күрсәтте. -
Хезмәт һәм ял лагере 03.06.2024
-
Авылыбыз мәчетенә экскурсия 03.06.2024
-
Җәйге лагерьда 2 нче көн 02.06.2024
Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болында хуш ис, төрле-төрле күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып куышып уйныйлар. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрый. Болында үсүче чәчәкләр, куаклар белән танышкач, балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында җырлы-биюле бирнә җыю йоласында катнаштык. Көнебез күңелле үтте.