Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 68 обучающихся |
У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Җәйге лагерьда 21 нче көн. 23.06.2023
Җәйге ялыбыз тәмам. Сау бул лагерь!!!
-
Җәйге лагерьда 20 нче көн. 22.06.2023
Җәйге лагерьда 20 нче көн.
-
Җәйге лагерьда 19 нчы көн. 21.06.2023
“Кояшкай”да соңгы көннәребез якынлашып килә. Көннәр салкынчарак булса да күңелләребездә лагерьда алган хис, тойгылардан рәхәт җылылык бөркелә. Иртәнге аштан соң 6 укучыбыз “Алдынгылар хәрәкәте“нең беренче туристик слетына киттеләр.Алар матур аланда туризм буенча 5 этапта көч сынаштылар. Бүген унакта без көтеп ала торган физика укытучыбыз Гөлфирә Наил кызы иде.Ул күп кенә кызыклы физик төшенчәләр белән тныштырды. Ярышып та алдык. Рәсем ясарга да, саф һавада уеннар уйнап алырга да өлгердек. Көндезге аштан соң мгариф өлкәсендә эшләп чыккан хезмәткәрләребезгә “Җырым булсын сәламем” исемле чыгышыбызны бүләк иттек. Ветераннарны туган көннәре белән котладык. Көнебез сизелми дә үтеп китте.
-
Җәйге лагерьда 18 нче көн. 20.06.2023
Ялыбыз әкренләп тәмамлану ягына бара. Әлеге көнебез дә бик файдалы үтте. Урамда суытып җибәрде. Әмма болытлы күк йөзе дә безнең күңелләрне төшерә алмый. Иртәнге режим буенча зарядка ясагач, биеп алгач күңелләребез күтәрелеп китте. Иртәнге аштан соң Рус теле буенча КВН үткәреп алдык. Аннары авылыбыз музеендагы чәйнекләр һәм аларның кыскача тарихы белән Гәүһәрия апалары таныштырды. Мини футбол уенын да яратып уйнадык. Татар халык уеннары уйнап көнебезне тәмамладык.
-
Җәйге лагерьда 17 нче көн. 19.06.2023
Көндәгечә бүгенге көнебез дә күтәренке кәеф белән башланып китте. Режим һәм план буенча барын да эшләргә өлгердек. Иртәнге аштан соң Саба дулкыннары телевидениесе бездә кунакта булды. Безнең тапшыруыбызны 21 июнь көнне карый аласыз. Көнгә йомгак ясаганнан соң өйләребезгә таралдык.
-
Җәйге лагерьда 16 нчы көн. 18.06.2023
Исәнме яраткан КОЯШКАЕБЫЗ. Бүген барыбыз да кабаттан очраштык Матур мизгелләр белән көнебезнебашлап та җибәрдек. Рәмзия Камиловна үткәргән "Тамчы ШОУ" уенында "Бәхетле балачак" отряды аз гына өстенлек яулап беренчелеккә чыкты. Минсур Мавлявиевич "Батыр егет – ил күрке" исемле чара үткәрде. Аннары саф һавада рәхәтләнеп уйнадык.Көндезге аштан соң "Пионербол" уены уйнадык. Киләсе көндә очрашуыбызга кадәр хушлашып таралыштык.
-
Җәйге лагерьда 15 нче көн. 17.06.2023
Көнебез күңелле генә башланып китте. Урамда чын җәй. Иртәдән үк кыздыра. Иртәнге аштан соң урамдагы мәйданчыкта ике отряд арасында футбол турниры оештырдык. Аннары төрле халык биюләре элементларын өйрәндек. "Җырлыйк әле" уены да барыбызга да ошады. Пешекче апаларыбызның тәмле ашлары белән сыйлангач математика укытучысы Ләйсән Индусовна белән кызыкла уеннар уйнадык. Кызыклы сорауларга җавап бирдек. Уйнап аргач бераз баш эшләтеп алсаң да ярап тора. Кичке линейкадан соң саубуллашып өйләребезгә таралыштык
-
Откуда слово школьное пришло? 16.06.2023
Словари наши друзья и помощники, потому что в них мы находим ответ, как правильно написать то или иное слово, что оно означает, тем самым развивается кругозор, умение грамотно общаться, грамотно писать, а ведь эти умения- основа нашей жизни. В год педагога и наставника в школе организована выставка, а также с детьми пришкольного лагеря было организовано мероприятие под названием "Откуда слово школьное пришло?".
-
Җәйге лагерьда 14 нче көн. 16.06.2023
Ялыбыз ахырына таба бара. Әле яңа гына килгән идек. 14 көн сизелми дә үтеп киткән. Табигать кочагында булуыбыз сиздерә. Һәрберебез кояшта матурланып, каралып киттек. Бүген дә "Чишмә" операциясе булды. Туган ягыбыз читшмәләренең тирә-юнен чүп үләннәреннән арындырдык. Эшләп аргач тәмле суыннан авыз иттек. Табигатьнең матурлыгын сокланып күзәттек. Бераз уеннар да уйнап алырга өлгердек. Көндезге аштан соң авылыбыз мәчетендә булдык. Догалар укып күп кенә бүләкләр алдык. Көннең матур һәм файдалы үтүеннән барыбыз да канәгать булды.
-
Җәйге лагерьда 13 нче көн. 15.06.2023
Көндәгечә шау-гөр килеп "Кояшкай" га җыйналдык. Көн матур. Кәефләр дә яхшы. Иртәнге аштан соң технология укытучыбыз Гөлнирә Галимзяновна белән “Иң матур букет” бәйгесе оештырдык. Үз кулларыбыз белән һәркем могҗиза тудырды. Аннары саф һавада Күңелле старт уеннары уйнадык. “Әкияттә кунакта” чарасында чын әкият геройларына әйләндек. Әкият геройлары турында кызыклы викторина сорауларына җавап бирдек. Үзебезгә күп мәгълүмат тупладык. Саф һавада уеннар уйнадык. Дару үләннәренең файдасы турында сөйләштек, Киптерү өчен карлыган яфрагы җыйдык.