Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Әнием-кадерлем! 03.03.2021
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна белән үзләренең кадерле кешеләре -әниләре турында сөйләштеләр.Әниләренә карата матур сүзләр җиткеделәр һәм бик теләп аларга бәйрәм уңаенннан үз куллары белән бүләк ясадылар.
-
Салют 01.03.2021
Гади эшнең нәтиҗәсе
Сихри бер зур ачыш
Ильһам килеп эшләнгән эш-
Гаҗәп гүзәл күренеш
-
Әтәчкә йорт төзибез 01.03.2021
Әтәчем, әтәчем,
Нигә болай боек син?
Син сөйнеп кычкырсын дип,
Матур өй дә төзим мин.
-
Яраткан Найлә апабыз. 26.02.2021
Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген бакчабызның шәфкать туташы Найлә апаларының эшчәнлеген зур кызыксыну белән карадылар.
-
"Математика илендә" 25.02.2021
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары математика белем бирү эшчәнлегендә , математик мәсьәләләр чишергә өйрәнәләр һәм шулай ук пластилин һәм шырпы кулланып куб ясадылар. Куб ясаганда 12 шырпы кирәклегенә төшенделәр.
-
Әкият укыйбыз 24.02.2021
Әкиятне апалар укый, ә эчтәлеген без сөйлибез. Шул кадәр кызыклы булды бу "Шалкан" әкияте, һич аерылып китеп булмый. Тарталар, тарталар.....
-
ЭТИЛӘРНЕ БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛАУ! 23.02.2021
БЕРЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ ЯРАТКАН ӘТИЛӘРНЕ, БАБАЙЛАРНЫ БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙЛАР!
-
" Батыр һөнәр бар җирдә..." 20.02.2021
Батыр һөнәр бар җирдә -
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине-һәркемне.
Дошманнардан яклаучы.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының армия сафларында хезмәт иткән әтиләре, бабайлары, абыйларына багышлап проект эше эшләнде.Балалар кызыксынып армия хезмәте турында мәгълүмат алдылар, бик горурланып якыннары турында сөйләделәр (тәрбияче Хайриева Г. Т.)
-
Кыңгырау белән танышу. 15.02.2021
Кыңгырау төрләре һәм аннан чыккан матур яңгыравыклы тавышлар белән танышкан вакытта балаларны гаҗәпләндергәне моңлы көй булды. Бер үк вакытта берничә кыңгыраудан чыккан чыңлау күмде төркемебезне.
-
Бөтен Руссия чангы ярышы. 15.02.2021
13 февральдә районда Бөтен Руссия массакуләм чаңгы ярышы 2021 булды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да бу ярышта бик теләп катнаштылар