муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
новости / яңалыклар
"Шатлык" балалар бакчасында зур бәйрәм
Опубликовано: 21.09.2026
МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында күптән көтеп алынган күңелле вакыйга. Капиталь ремонттан соң ул кабат үзенең ишекләрен ачты.
2004 елда кулланылышка тапшырылган бинада капиталь ремонт башкарылды. Эш барышында түбә, тәрәзәләр, ишекләр, идән, стеналар яңартылды. Су, канализация, җылыту, ут системалары алышынды. Беренче этаждагы төркемнәрнең киенү-чишенү, уен, йокы бүлмәләре идэннэре жылытылды.
Бина заманча материаллар белән тышланып әйләнә тирәгә ямь, матурлык биреп балкып тора.
Бакчабыз ачылуга әти-әниләр, хезмәткәрләр, бигрәк тә балалар сөенде. Җәй буена аерылып торган балалар дусларын, иптәшләрен шатланып каршы алдылар.
Бакчабыз җылы, якты, уңайлы, чиста, иркен. Тәрбия һәм белем бирү өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган. Бакчаны төзекләндерү өстендә эш алып барган барлык җитәкчеләргә, эшчеләргә, бер эштән дә куркып тормыйча, җыю-җыештыруда катнашкан хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткәрәбез, уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей












