муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
новости / яңалыклар
"Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"
Опубликовано: 05.12.2013Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру,әти-әниләр һәм балаларның аралашуы өчен шартлар тудыру,спорт төрләре белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында бик күркәм чара үткәрелде. "Шатлык" балалар бакчасы данын Энҗе, Сафира, Ильнар Файзутдиновлар, Фәридә, Камил, Илшат Вильдановлар гаиләләре яклап катнаштылар. һәрбер гаилә үзләре турында стенгазета әзерләп алып килде. Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләре төрле спорт, интеллектуаль ярышларда актив катнаштылар. Вильдановлар гаиләсе "Иң көчле гаилә", Файзутдиновлар гаиләсе "Иң җитез гаилә" номинацияләрендә җиңү яулап истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бакчабызның данын яклап катнашкан Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга тыныч-тигез тормыш, саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык, куанычлар, балаларының игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз.
К списку новостей