• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А,
Телефон: 8 (84362) 2-32-43
E-Mail: DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык"
Руководитель: Зарипова Рушания Гилемхановна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: воспитанники - 122
У нас учат: педагоги - 12

новости / яңалыклар

"Китап киңәшчең синең" атналыгы

Опубликовано: 14.12.2012

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул!

Әлеге фикерне, китапка карата ихтирамны без балаларга даими төшендерергә тырышабыз. Ләкин бу атнада барлык эшчәнлегебез аеруча  китапка багышланды. Төрле милләт әкиятләренә багышланган күргәзмәләр, аппликация, рәсем ысуллары белән китап тышлыклары ясау балаларда китапка карата кызыксыну уяткандыр дип уйлыйбыз. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре Ә.Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапларның күплеге, аларның сакланышы балаларны бик кызыксындырды. Аеруча Саба төбәге язучыларына багышланган бүлек истә калды аларга. Кайберләре: "Мин дә үскәч язучы булырга хыялланам", - дип кайтты китапханәдән балаларыбыз.



К списку новостей