• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А,
Телефон: 8 (84362) 2-32-43
E-Mail: DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык"
Руководитель: Зарипова Рушания Гилемхановна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: воспитанники - 122
У нас учат: педагоги - 12

новости / яңалыклар

"Янымда әнием булганда..."атналыгы үтеп китте...

Опубликовано: 28.11.2012

 

 

Әниләр көненә багышланган

 

атналык Байлар Сабасының №1“Шатлык” балалар бакчасында бик матур үтте. Әниләр арасында оештырылган “Оста куллы әниләр” дип исемләнгән бәйгедә бакчабызга йөрүче һәр баланың әнисе катнашты дисәк тә була. Кул эшләренә багышланган күргәзмә төрледән-төрле бәйләнгән, чигелгән, ясалган һәм башка яңача ысуллар белән эшләнгән әйберләрдән тулып торды.

  

Бәйгедә бакчабызның 6 төркем әниләре дә катнашты. Әниләр тырышлыгы, кул җылысы белән эшләнгән  һәр матур эш ата-аналар хозурына җомга 23 нче ноябрь көнне тәкъдим ителде.

“Спорт сөюче әниләр” бәйгесе оештырылды. Музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйх кызы Мустафина, тәрбияче Әлфия Сафиуллина әниләрне төрле уеннар, эстафеталар аша җитезлеккә сынадылар. Бәйгедә һәр төркемнән 2шәр әни катнашты. Алар ике командага бүленеп “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” исемен алдылар.Капчык киеп йөгерү, “Шалкан тарту” , “Кысан түгәрәк” кебек эстафеталар

Әниләр спорт уеннарында гына түгел, ә бию осталыгына да сыналдылыр.

  Бәйрәм балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр төркем балалары үз әниләренә багышланган  җырлар, шигырьләр, биюләр аша сәләтләрен күрсәттеләр.

Ахметшина Алиса җитәкчелегендәге “Нәфис гимнастика” түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме кызларының  чыгышлары барыбызга да бик ошады. Кыска гына вакыт эчендә балалар бик күп һәм авыр күнегүләрне оста, тигез итеп башкарырга өйрәнгәннәр.

Бәйге бик күңелле, күтәренке рухта барды. Уенның барышын әниләр катнашында төзелгән җюри  бәяләде.

Бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангали кызы уеннарда актив катнашкан өчен һәр әнигә истәлекле бүләкләр һәм мактау грамотасы тапшырды. Кичә азагында Миләүшә Корбангали кызы иң күркәм затларыбыз – әниләргә багышлап иң матур, йөрәк түрендәге иң җылы теләкләрен җиткезде, балаларыбыз бүгенгедәй шат күңелле булып үсүләрен теләде һәм “Оста куллы әниләр” “Спорт сөюче әниләр” бәйгеләрендә катнашучыларга, тамашачыларга олы рәхмәтләрен әйтте.



   




К списку новостей