МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
E-Mail: | DsadRom.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Әти-әниләр игьтибарына!
12.12.2014
2015 нче елның 1гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен түләүләр арта. 3 яшькә кадәр балалар өчен 2432 сум, 3-7 яшьлекләр өчен 2528 сум тәшкил итәчәк.Күп балалы гаиләләр өчен: 3 яшькә кадәр 1216 сум, 3-7 яшьлекләр өчен 1260 сум булачак.
- Хуш киләсең, Нәргизә! 08.12.2014
-
Көзге бер көндә... 11.10.2014
-
Урманга экскурсия 11.10.2014
-
Корбан ашы 08.10.2014
Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете уңаеннан, мәктәп белән берлектә, бакчабызда Корбан ашы узды. Бәйрәм белән котларга Бигәнәй мәчетеннән Фидәил хәзрәт тә килгән иде. Ул балаларның дини белемнәрен барлады, Корбан гаетенең килеп чыгышы, савабы турында сөйләде, безгә үзенең хәер-фатыйхасын бирде.
-
Бәйрәм уңаеннан... 25.09.2014
Һәр хезмәт үзенә күрә җаваплы һәм зур көч таләп итә. Моның шулай икәненә Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре кабат төшенде. Ник дигәндә, 25 сентябрь көнне – “Балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйрәме” уңаеннан, бакчада эшләүче һәркем үзен төрле эштә сынап карады. Мәсәлән, бакчаның мөдире повар ролен башкарса, бу көнне тәрбияче кече тәрбияче хезмәтен үтәде. Повар тәрбияче булып караса, кече тәрбияче мөдир эшен эшләде. Шулай итеп, көн бик күңелле һәм дә кирәкле булып чыкты. Үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, кечкенә генә коллективның дус, тату булуы күзгә ташланды. Бу тәҗрибә һәр эшкә хөрмәт хисе уятты. Кирәк чакта бер-беребезгә булышу, хәтта алыштырып тору мөмкинлеген дә тудырды.
-
Көзге кросс 20.09.2014
20 нче сентябрь иртәсендә Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында көзге кросс булды. Аны бакчаның мөдире Гүзәл Мухлисова һәм тәрбияче Тәслимә Кадыйрова оештырды. Әлеге спорт ярышында катнашучы балалар бакча янындагы мәйданда йөгереп, җитезлектә көч сынашты. Һәр көн хәрәкәттә булган балалар 200 метр аралыкны күз йомганчы йөгереп үтә алды. Җанатарлар тәрбиячеләре белән берлектә иптәшләре өчен көч биреп торды. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урын - Р.Давлатов, II урын - А.Котдусов, III урын – З.Хайруллина. Балалар күңелендә әлеге ярыш яңа тәэсирләр калдырды, алга таба сәламәт, көчле, җитез булырга дигән максатны өстәде.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре илендә" 19.09.2014
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич-иртә!
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
-
Иминлек билгеләре... 19.09.2014
Юл читендэ ни аңлаткан
Рәсем басып торганын -
Барысын белергә тырыш,
Дусларыңнан сораштыр.
-
Бездә - Сабантуй! 03.06.2014
Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр,
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.