муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Песием.песием! 20.07.2021

Песи, песи пес итәр,
Ана песи сөт эчәр, ана песи сөт эчкәндә
Ата песи күз кысар,
Ал дигәндә алмасаң, лап итә дә шап итәр.
Уйнаучылар кулларын яшерергә тиешләр.
-
Ак куян 17.07.2021

ак куянкай утыра, колагын селкеп тора, менә шулай, менә шулай колагын селкеп тора...
-
"Без, без, без идек.." 14.07.2021

Татар халык уены-"Без,без, без идек". Уенчылар түгәрәкләнеп басып баш бармакларын күтәреп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без. без без идек, без 12 кыз идек, базга төштек май ашадык, келәткә кердек бал ашадык, кап та коп, Якуп, авызыңны ач та яп. Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы балаларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. кем беренче көлә яки сөйләшә, шул уеннан чыга.
-
"Чума үрдәк, чума каз" 05.07.2021

Яратып уйналучы уеныбыз-"Чума үрдәк, чума каз" . Җырлы уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин.Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтияр көче, сабырлык тәрбияли.күмәк җырлар башкару балаларны шәхес буларак үстерә. камилләштерә.
-
"Ак калач" 01.07.2021

Бала тормышын музыкальуеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, көн-күреше чагылдырылган бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, кешелеклелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатларны тәрбияли. Бакчабызда яратып уйнала торган уеннарның берсе-"Ак калач" уены..Бу уен аша балаларның сүз байлыгы камилләшә, хәтерләре, игьтибарлары яхшыра, җырлау-бию сәләтләре үсә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә.
-
Өстәл уеннары 15.06.2021

-
Без рәсем карарга яратабыз 14.06.2021

-
"Кемнең йомыркасы ераграк тәгәри?" 13.06.2021

Чишмә буйларында, тау битләрендә балалар элек - электән йомырка тәгәрәтү уенын уйнаганнар. Без дә балалар белән тау битендә шушы уенны уйнадык.
Һәр уенның үз тәртибе, башта такмак әйтәбез. Кемнең йомыркасы ераграк тәгәри, шул җиңүче була.
-
"Милли ризыклар - сезнең өчен" 10.06.2021

Татар халкының милли ризыклары белән Сабантуе бәйрәмендә кунаклар каршыладык. Кош теле, гөбәдия, коймак, бәлеш - һәркемнең яраткан ризыгы.
-
"Сабантуе - хезмәт туе" 04.06.2021

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе бәйрәменә бирнә җыйдык. Балалар борынгыдан сакланып килүче йолаларны, җыр һәм биюләрне ел саен искә төшереп, буыннан буынга күчереп баралар.








