муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
"Сертотмас үрдәк" әкияте 03.02.2022

Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буген бәйләнгән курчаклар ярдәмендә куелды. Балалар фантазияне эшкә җигеп, рольләрне оста итеп, бер - берсенә ярдәмләшеп башкарып чыктылар. Курчаклар эстетик яктан матур, кулга йомшак, төсләре ачык. Гомумән әйткәндә гел уйныйсы килеп тора.
-
"Куян кызы" 03.02.2022

А.Алишның "куян кызы" әкияте
Балалар арасында иң популяр әсәрләр -әкиятләр. Шунысы үзенчәлекле: халык педагогикасының әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар һәм сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга, укучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага турыдан-туры педагогик тэәсир ясый, тәрбия бирә.Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Әкиятләрләр –әхлакый тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чыганагы. Балалар әкиятләрне тыңлап, театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнәләр. Күңелләре белән гаделлекнең, дөреслекнең җиңүен телиләр. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.
Әкиятләрне театральләштергәндә балаларда әхлак тәрбиясе ныгытыла: балалар өлкәннәр белән исәнләшергә, саубуллашырга өйрәнәләр, ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр. Иң якын кешене-әнине борчымаска өйрәнәләр. Һәр әйбернең үз урыны барлыгын һәм аны һәрвакыт урынына куярга өйрәнәләр. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.
Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе.
-
куян кызы 03.02.2022

-
куян кызы 03.02.2022

-
Көннен икенче яртысында иң яраткан шөгылебез.Краска белән расскраска буяу 02.02.2022

-
Әкият иленә сәяхәт. 01.02.2022

әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе. 27.01.2022

Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Сәламәт, таза булуың
Синнән тора икән бит.
Дөньда иң-иң кадерле –
Исәнлек, тик исәнлек!
-
Үстерелешле уен: "Бу нинди бизәк?" 12.01.2022

"Бу нинди бизәк?" уены ярдәмендә татар орнаментлары белән таныштык. Лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәкләре ярдәмендә түбәтәй, калфак бизәлде.
-
"Туган телем иркә гөлем" 10.01.2022

Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм,— дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
-
"Түбәтәй уены "уйнадык 10.01.2022









