МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | |
E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Ураза гаете күчтәнәчләре. 23.06.2017
Бүген бакчабызга Олы - Нырты авылының иман - хатибы Мансур ага килде. Мансур ага сонгы елларда Ураза гаете һәм Корбан гаете уңаеннан балаларга күчтәнә-пакетлар әзерли. Бүген ул шушы пакетларны тапшырып, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде, аларны тәртипле, сүз тыңлаучан, акыллы, тыйнак, эш сөючән булырга өндәде. Мансур агага балаларны сөйендергәне өчен үзебезнең коллектив һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.
-
Күктәге болытларны күзәттек. 22.06.2017
Күк йөзендәге болытларның төсен, формасын һәм төрле әйберләр белән охшашлыгын күзәттек.
-
"Чәчтараш" уенын уйныйбыз. 21.06.2017
Безнең малайларыбызда кызларны бизәндерергә, чәчләренә төрле прическаларга ясарга яраталар.
-
Саф һавада бик күңелле. 20.06.2017
Урамга чыгуга төрле уеннар уйныйбыз һәм бүгендә "Кәбестә" уенын уйнадык. Уенның максаты балалар төз "кәбестә" булып калырга тиешләр.
-
Кояшлы яңгырны күзәтәбез. 19.06.2017
Тезелешеп утырып җәйге кояшлы яңгырны күзәтәбез.
Яңгыр көтә бакчабыз,
Ягыр көтә барчбыз:
-Кил, яңгыр, яу - яу - яу!
Яу, яңгыр, яу - яу!
-
Җир җиләгенең чәчәкләре. 17.06.2017
Без бүген җир җиләгенең чәчәкләрен һәм бал кортының тырышып бал җыйганын күзәттек. Җир җиләгенең чәчәкләре бик эре, матур җиләгедә бик күп булыр.
-
Су белән тәҗрибәләр. 16.06.2017
Балалар белән су белән тәҗрибәләр үткәрүне дәвам итәбез.
-
Тузганак чәчәге мамык очыра. 14.06.2017
Сап-сары хәтфәгә төренгән болыннардагы тузганак чәчәге инде мамык очыра.
Соклангыч та соң бу дөнья-
Кояшы бар, ае бар...
Чәчәк җыеп йөри сыман
Аланлыкта каеннар.
Күбәләкләр, бөтерелеп,
Чәчәкләргә куналар...
Ак тузганак болытлары
Офыкларга юл алалар.
-
Чәчәкләрне аерырга өйрәнәбез. 13.06.2017
Без бүген балалар белән бакча,кыр, болын, урманда үсүче чәчәкләрне танырга өйрәнүебезне дәвам иттек. Аларга карата сак карашта теләсә ничек өзмәскә кирәклеген искә алдык.
-
Рәсем ясыйбыз "Исәнме, җәй!" 08.06.2017
Тышта бүген берөзлексез
Коеп-коеп яңгыр ява.
Соры болытлар иңендә
Томанланып тора һава.
Ә без балалар бергәләшеп
Җәйне ясыйбыз, матур җәйне.