МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186
-
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2013

Менә ниһаять көтеп алган бәйрәмебез әтиләр көне якынлашты. Кадерле әтиләребез, ир-егетләребез! Сезне барыгызныда 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрегездә зурдан зур уңышлар, гаилә бәхете, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, зур бәхет. Барыгызныңда исән-сау булуларын теләп калабыз.
"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм балалар.
-
Спорт бәйрәме! 22.02.2013

Әтиләр бәйрәме уңаеннан "Миләшкәй "балалар бакчасы балалары һәм әтиләре узара көч сынашып алырга уйладылар. Эстафета этапларын үткәндә һәрберсе сабыр, түзем, җитез, кыю булырга тырыштылар. "Тапкырлар" һәм "Җитезләр" командалары бердәм, дус, тату булганга җинү яуладылар . Шул ук вакытта тагын бер кат бәйрәм белән котлап командалар бүләкләнделәр.
-
Спорт бәйрәме! 22.02.2013

Әтиләрнең тырышып скакалка сикерү вакыты.
-
Туган көн! 21.02.2013
Бүген Ранисның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.Туган көнең белән тәбриклибез,Телибез бәхет кенә.Нурланып торсын йөзләрең,Бәхетләр иңеп кенә. -
Туган көн! 21.02.2013

Ранисның туган көне уңаеннан балалар "Ак калач" җырын җырладылар, һәм аңа теләкләр теләделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне! 20.02.2013

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне якынлашып килә. Балалар бу нинди олы бәйрәм икәнен шигырьләр , җырлар, әсәрләр, күп кенә рәсемнәр аша төшенәләр. Һәм бигрәктә үзләренең яраткан әтиләрен истә тотып, аларның портретларын ясыйлар. Атна дәвамында балалар әтиләрен никадәр яратуларын, аларга киләчәктә зур таяныч булырлар, дип уйлыйлар .
-
Ватанны саклаучылар көне! 19.02.2013

Тиздән бөтен ир-егетләрнең, малайларның көтеп алган бәйрәмнәре якынлашып килә. Бу атнада балалар да әтиләренең бәйрәмнәрен көтеп алалар һәм үзләре дә әтиләренә , бүләкләр әзерләргә ашыгалар. Зурлар төркеме балалары әтиләренә вак мозаика белән эшләнгән йолдыз бүләк итәргә уйлыйлар. Бу эш шулай ук балаларның кул чукларына йогынты ясый.
-
"Муса Җәлил-герой шагыйрь". 16.02.2013

Бу атнада балалар бакчасында "Муса Җәлил-герой шагыйрь" темасын йомгаклау чарасы итеп балалар белән бергә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Муса Җәлилнең шигырьләре белән танышу дәвам ителде.
-
"Муса Җәлил-герой шагыйрь". 15.02.2013

Бу атнада балалар бакчасында "Муса Җәлил-герой шагыйрь" темасы буенча эшчәнлек алып барыла. Атналык дәвамында балалар Муса Җәлилнең тормышы, аның балаларга атап язылган шигырьләре белән тәрбияче Хаҗиева Айгөл апалары ярдәмендә,эшчәнлек барышында таныштылар. Балалар шулай ук "Карак песи" шигыренә рәсем ясадылар. Шагыйрьнең бу шигырь белән нәрсә әйтергә теләгәнен бергәләшеп ачыкладылар.
-
"Муса Җәлил-герой шагыйрь". 14.02.2013

Бу атнада балалар бакчасында "Муса Җәлил-герой шагыйрь" темасы буенча эшчәнлек алып барыла. Атналык дәвамында балалар "Карак песи" шигырен тыңлап үттеләр . Шигырь белән танышудан соң балалар үзләредә "Карак песи" шигыренең персонажларын әвәләделәр.




