МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Рәхәтләнеп уйнар чак. 28.11.2016

-
Кышкы урман. 28.11.2016

Рәсем эшчәнлегендә балалар белән ак битләргә кара тушь, коктейль таякчыклары ярдәмендә өреп, кышкы урманны күзаллап ялангач агач ботаклары, куаклар ясадык.
-
"Әнием-бердәнберем!" - бәйрәм иртәсе. 25.11.2016

Бүген бакчабызда әниләргә багышланган "Әнием -бердәнберем!", дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләренә багышлап җырлар, биюләр, шигырьләр сөйләделәр һәм "Өч кыз " әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Әниемә бәйрәм бүләге. 23.11.2016

Яраткан әниләребезгә бәйрәм бүләге итеп нәни кулларыбыз белән чәчәкләр ясадык.
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.
Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.
-
Рәсем эшчәнлеге "Әниемнең портреты" 21.11.2016
Бүген балалар бакчасында катнаш төркемдә рәсем эшчәнлеге үткәрелде. Балалар рәсем эшчәнлегендә "Әниләр көне. Мин олыларга ярдәмче" атналыгы уңаеннан әниләренең портретларын ясадылар. Эшчәнлекнең максаты булып портрет жанры белән танышу. Гади карандаш белән кеше йөзенә хас булган (формасы, төсе, күз уемы, чәч рәвеше) рәсем аша кеше сүрәтен чагылдыру. Һәм иң кадерле, якын кеше буларак әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлы, игътибарлы булу хисләрен тәрбияләү. -
Туган көн! 19.11.2016

Бүген Әдиләнең туган көне. Әдилә сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кешелекле, юмарт, әти-әниеңә, туганнарыңа ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт, озын гомерле бала бул. Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апаларың.
-
"Яшелчәләрнең маҗаралары" уены. 18.11.2016
Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында катнаш төркемдә рус теле эшчәнлеге үткәрелде. Балалар рус теле эшчәнлегендә "Яшелчәләрнең маҗаралары" уены аша рус телендә яшелчәләрнең исемнәрен әйтергә, аларның төсләрен һәм кайда үсүләре белән таныштылар. Балалар гомумән рус теле эшчәнлегендә рус телендә бер-берсе белән аралашырга, телне яратырга өйрәнәләр. -
Музыка эшчәнлеге. 17.11.2016

Бу атна темасы юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы булганлыктан балалар бакчасында һәр эшчәнлектә юл йөрү кагыйдәләрен искә алабыз, транспорт төрләрен өйрәнәбез, юл билгеләрен, җәяүленең, автомобильләрнең юлларда игътибарлы, сак өйрүне искә алып үтәбез. Һәм бүгенге музыка эшчәнлегендә "Мин шофер" җырын өйрәндек Мырауҗан исемле песинең алып килгән уеннарын да уйнадык. Кечкенәләр "Светофор" уены аша светофор төсләрен аерырга өйрәнсәләр, ә зурлар төркем балалары белән светофорның сигналларын ныгыту өстендә эш алып бардык.
-
Граматога өйрәтү. 16.11.2016
Бүгенге граматога өйрәтү эшчәнлегендә "Кайтаваз" уены аша "Ш" авазын кабатлау өстендә эшләдек, сүзләр ярдәмендә "Ш" авазының урынын билгеләдек. "Ш" авазы сүзләрдә кырыс һәм ягымлы булуын ачыкладык.
-
Рәсем "Автобус" 14.11.2016

Бу атнаның темасы "Юлларда иминлелек.Транспорт төрләре", дип атала. Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары белән транспорт төрләре белән таныштык һәм автобусның төп өлешләре, детальләре формасын, пропорциясен, урнашу тәртибен рәсем аша чагылдырдык. Карандашны төрлечә басып, рәсемне пөхтә итеп буяу осталыгын үстерү өстендә эшләдек. Шулай ук балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшердек. Балалар үзләренең рәсемнәрен бәяләп ясаган рәсемнәренә төрледән - төрле смайликлар ябыштырдылар.




